Авыл җирлекләре башлыклары һәм спорт сөючеләр спартакиадада сыналды + ФОТО
Һәр елны Ватанны саклаучылар көнендә Әгерҗе районында зур спорт бәйрәме уздырыла. Бу - берничә спорт төрен үз эченә алган район күләмендәге спартакиада. Анда авыл җирлекләре башлыклары һәм авыллардан командалар катнаша. Быелгы спорт чарасы 17 команданы үзенә җыйды. "Олимп" спорт комплексында көне буе бәйрәм гөрләде. Авыл җирлекләре башлыклары дартс һәм беренче...
Һәр елны Ватанны саклаучылар көнендә Әгерҗе районында зур спорт бәйрәме уздырыла. Бу - берничә спорт төрен үз эченә алган район күләмендәге спартакиада.
Анда авыл җирлекләре башлыклары һәм авыллардан командалар катнаша. Быелгы спорт чарасы 17 команданы үзенә җыйды. "Олимп" спорт комплексында көне буе бәйрәм гөрләде. Авыл җирлекләре башлыклары дартс һәм беренче тапкыр йөзүдә сыналдылар. Командалар волейбол, кул көрәше һәм аркан тартуда осталыкларын күрсәттеләр.
Спорт сөючеләр белән ярышларда район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та катнашты һәм аларга көч һәм дәрт бирде. Әле спартакиада төрләре моның белән генә төгәлләнмәде. Ул ел буе дәвам итә. Авыл җирлекләре уннан артык спорт төрендә җиңү өчен җан атачак. Ел ахырында җиңүчеләрне билгеләү һәм хөрмәтләү тантанасы уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев