Бадминтон уйнауда Күләгәш авыл җирлеге башлыгы - иң остасы
Авыл җирлекләре башлыклары арасында узган бадминтон ярышы иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Өч мәйданчыкта ярыш гөрләде. Күпләр гомергә дә бадминтон уйнап караган юк дисәләр дә, уен мәйданчыгында үзләрен бик тиз кулга алдылар. Ә менә Тирсә һәм Күләгәш авыл җирлекләре башлыклары Рафил Закиров һәм Юрий Васильев бәйгегә берничә атна алдан әзерләнә...
Авыл җирлекләре башлыклары арасында узган бадминтон ярышы иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Өч мәйданчыкта ярыш гөрләде.
Күпләр гомергә дә бадминтон уйнап караган юк дисәләр дә, уен мәйданчыгында үзләрен бик тиз кулга алдылар. Ә менә Тирсә һәм Күләгәш авыл җирлекләре башлыклары Рафил Закиров һәм Юрий Васильев бәйгегә берничә атна алдан әзерләнә башлаганнар. Юрий Васильевның командасы, нәтиҗәдә, беренчелекне яулады. Икенчедә - Яңа Бәзәкә, өченчедә Сарсак-Омга авыл җирлекләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев