Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Баян Шабаев исемен мәңгеләштереп

Узган шимбәдә 3нче шәһәр мәктәбендә районыбызда заманында күп тапкырлар Сабантуй батыры булып калган атаклы көрәшче Баян ШАБАЕВ истәлегенә беренче тапкыр зур көрәш бәйгесе узды. Ул, матур мизгелләргә бай булып, чын спорт бәйрәменә әверелде. Бәйрәм кунаклары Әлеге чарага олы кунаклар - Баян абыйның якыннары - җәмәгате Филисә ханым, уллары - РФ...

Узган шимбәдә 3нче шәһәр мәктәбендә районыбызда заманында күп тапкырлар Сабантуй батыры булып калган атаклы көрәшче Баян ШАБАЕВ истәлегенә беренче тапкыр зур көрәш бәйгесе узды. Ул, матур мизгелләргә бай булып, чын спорт бәйрәменә әверелде.

Бәйрәм кунаклары
Әлеге чарага олы кунаклар - Баян абыйның якыннары - җәмәгате Филисә ханым, уллары - РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Баян улы, "Медведь" сак предприятиесе генераль директоры Марат Шабаевлар, дәрәҗәле җитәкчеләр - ТРның Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногоманов, "Ак Барс" Холдинг компаниясе" җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров, Баян аганың оныклары, апасы Майфрүзә ханым һәм бик күп туганнары килгәннәр иде.
"Без бу спорт бәйрәменә аеруча шатланып кайттык. Туган якта, озак еллар хезмәт куйган Әгерҗедә Баяныбызны хәзер дә онытмауларына сөенәм. Бу бәйрәмдә искә алып сөйләгән хатирәләр аның рухына дога булып барып ирешсә иде", - диде Филисә ханым бәйгене ачканда.
"Шабаевлар призына беренче тапкыр узучы әлеге милли татар-башкорт көрәше дәвамлы булыр дип ышанасы килә. Районыбыз көрәшчеләрен кызыксындырып, аларга зур бүләкләр әзерләп алып килгән бәйгенең оештыручылары Фаяз-Марат Баяновичларга зур рәхмәт!" - диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм аларга район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Ә Филисә ханым белән Майфрүзә апага чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Фаяз Баянович та якташларын сәламләп: "Әтиебез исемен мәңгеләштерү максатыннан мондый бәйге оештыру турында энем Марат белән күптән хыяллана идек. Ниһаять, бу матур хыялыбызны тормышка ашырдык. Әтиебез, чынлап та, бик көчле, оста көрәшче иде. Без аның белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз", - диде.

Ярыш мизгелләре
Бәйгегә старт бирелгәнче, Казаннан килгән Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең кыю егетләре, спорт акробатикасы буенча шөгыльләнүче кызларның чыгышлары, Гөлнара Хәмзинаның матур җырлары көрәшчеләргә дәрт өстәде.
Ярышта Кырынды, Исәнбай, Тирсә, Яңавыл, Ямурза, Тәбәрле авылларыннан, Ижау, Чаллыдан, эчке эшләр бүлегеннән, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән һәм 27нче училищедан 70кә якын көрәшче бил алышты. Көрәш бәйгесендә беренче тапкыр Ямурза егетләренең катнашуы күпләр өчен "сюрприз" булды. Күп еллар Исәнбай командасы өчен бил алышкан Илшат Каеров соңгы вакытта Ямурзада эшли башлады. Эшмәкәр Илшат Сәхипов тәкъдиме белән бу авылда көрәш секциясе оештыруы һәм анда 10лап егетнең шөгыльләнүе, чынлап та, мактауга лаек. Әле күптән түгел аларга ТР Көрәш федерациясе көрәш келәме бүләк итте. Ижаудан бик күп яшь көрәшчеләрнең, Чаллыдан спорт мастеры Ришат Гайнетдиновның килүе бәйгенең никадәр киеренке булуы турында сөйли. Хөкемдарлар да читтән килгән дәрәҗәле көрәшчеләр иде. Быел районда узган күп ярышларны күзәткән Чаллыдан Ринат Гайнетдинов - зурлар, Казаннан әтиле-уллы Илһам-Илфәр Шәрәфетдиновлар яшүсмерләр арасында барган бәйгене хөкемдарлык иттеләр.
60 килога кадәр үлчәү авырлыгында Тәбәрледән Илвир Гыймазов, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Деловар Наимов һәм Хуршет Кенджаев - I-III урыннарны алдылар. 60 килодан югары үлчәү категориясендә Тирсәдән Нияз Мусин, Исәнбайдан Ринас Әхмәдиев, 27нче училищедан Илнур Гәрәев - призлы урыннарда. "2-3 ел келәмгә чыккан юк иде инде. Авылдагы яшьтәшләремнең һәр бәйгедә җиңү яулап сөенеп кайтуларын ишеткәч, күңел җилкенеп куя иде. Бу юлы түзмәдем, мин дә үземне сынап карарга булдым һәм II урынны алу бәхетенә ирештем. Бик сөенәм. Әмма бу үлчәү категориясендә Исәнбайдан Рамил Саликов белән Илшат Хуҗин көрәшкән булсалар, без призлы урыннарны беркемгә дә бирмәгән булыр идек", - диде Ринас Әхмәдиев.
Ә 80 килога кадәр үлчәү категориясендә бил алышкан 16 көрәшченең дә көчләре бер тирәдә тибрәлде. Шулай да безнекеләр Ижау көрәшчеләренә пьедесталга күтәрелергә ирек бирмәделәр. III-IV урын өчен Тирсәдән Радик Төхвәтуллин һәм Исәнбайдан Рәдиф Мөэминов бил алышканда зал егетләрнең икесе өчен дә җан атты. Шулай да Рәдиф көндәшен җиңү бәхетенә иреште. Шулай итеп, бу үлчәү категориясендә пьдесталга гел Исәнбай егетләре - Әлмир Шәрәфиев, Ранис Хәбиров һәм Рәдиф Мөэминов күтәрелделәр. 80 килодан югары үлчәү категориясендә Шабаевлар нәселеннән булган Ижау егете Илдар Шабаев III урын алды. Ул 80 килога кадәр барган бәйгене күзәтеп кенә утырган иде. Яңадан "каны кызды", ул да келәмгә чыгарга теләк белдерде һәм бар осталыгын күрсәтте. Чын көрәшчеләр менә шундый буладыр инде ул.
Чаллы егете Ришат Гайнетдиновның Әгерҗедә беренче тапкыр бил алышуы иде. Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә Данил Галиев истәлегенә уздырылган зур көрәш бәйгесеннән 6нчы урын алып кайткан танылган көрәшчебез Илшат Каеров белән келәмгә чыккач, тамашачы кем җиңәр икән дип баш ватты. Әмма Илшат спорт мастерына биреште һәм II урынга гына калды. Абсолют батыр өчен Нияз белән Илвир, Ришат белән Әлмир арасында барган бәйге аеруча мавыктыргыч булды. Шабаевлар алып килгән телевизорларны бәйгенең иң көчле көрәшчеләре булып калган Нияз Мусин - Тирсәгә, Ришат Гайнетдинов Чаллыга алып кайтып китте. Көчек авылыннан 12 яшьлек Адель Сабирҗанов "Иң яшь көрәшче" номинациясендә бүләкләнде.

Бүләкләр саллы иде
Фаяз-Марат Шабаевлар җиңүчеләргә бүләккә зур суммада акча, әтиләренең фотосурәтләре ясалган махсус медальләр һәм Мактау грамоталары әзерләгәннәр иде. Көрәшчеләрне бүләкләргә чыккан Рафил Ногоманов: "Баян Хисамби улы истәлегенә уздырылган әлеге бәйге туган төбәгендә әлеге мөхтәрәм кешене онытмаулары турында сөйли. Ул гаҗәеп эш ярата торган, тәвәккәл кеше иде. Мин Әгерҗедә эшләгәндә без Шабаевлар белән гаилә дуслары да булдык. Бүгенге ярышны карап, әгерҗелеләр белән горурланып утырдым", - диде. Район суды рәисе Әлфия Гәләвиева Баян абыйның кырыс, таләпчән кеше булуын искә алды. Ә РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов Баян Хисамби улының милиция ветераны булуы белән горурлануын белдерде. "Җинаятьчеләрне кайнар эздән эләктергәндә дә Баян абыйга көчле көрәшче булуы ярдәм итми калмагандыр. Районыбызда аңа алмашка менә шундый көрәшчеләр килүенә шатланам", - диде.
Бәйгене оештыруга зур көч куйган Ренат Ибраһимов, 3нче мәктәп директоры Резеда Фәрхетдинова, Альфред Сабирҗанов һәм Илшат Гайнетдиновка Шабаевлар чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
"Бу бәйгене оештыруыбызга сөенеп туялмыйбыз. Әтиебезнең 17 мартта туган көне иде. Киләсе елга да аның туган көнендә туган төбәгебездә көрәш бәйгесе оештырачакбыз", - диде Марат әфәнде саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев