Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Безнекеләр – тагын пьедесталда

Казанда узачак Универсиадага ике ай гына калып бара. Истәлекле елны районыбыз спортчылары да, төрле бәйгеләрдә катнашып, әледән-әле җиңү яулап сөендерәләр. Узган атнада каты куллы ир-егетләр һәм гүзәл затларыбыз, Арчада "Сәламәтлек" X авыл Спартакиадасында 16 команда арасыннан арчалылардан гына калышып, II урын яулап кайттылар. Тирсәдән Руслан Закиров, Гөлчәчәк Хәкимова, Әгерҗедән Ленар...

Казанда узачак Универсиадага ике ай гына калып бара. Истәлекле елны районыбыз спортчылары да, төрле бәйгеләрдә катнашып, әледән-әле җиңү яулап сөендерәләр.
Узган атнада каты куллы ир-егетләр һәм гүзәл затларыбыз, Арчада "Сәламәтлек" X авыл Спартакиадасында 16 команда арасыннан арчалылардан гына калышып, II урын яулап кайттылар. Тирсәдән Руслан Закиров, Гөлчәчәк Хәкимова, Әгерҗедән Ленар Хәйретдинов, Көчектән Гүзәл Гыймранова - I, Тирсәдән Айрат Сәетов, Марсель Галиуллин - II, шушы ук авылдан Ринат Шабаев III урын алдылар. "Шәкертләремнең уңышлары өчен бик сөенәм. Бер генә бәйгедә дә призлы урын алмыйча калганыбыз юк", - ди спортчылары белән горурланып Сирень Галиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев