Бүген Конфедерация кубогы старт ала
Бүген Конфедерация кубогына футбол турниры старт ала. Ул 2 июльгә кадәр дәвам итә. Турнир Мәскәүнең "Спартак", Санкт-Петербургның "Санкт-Петербург", Сочиның "Фишт" һәм Казанның "Казан Арена" стадионнарында үтәчәк. Әлеге уеннарны 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына репетиция дип атыйлар. Турнирда Россия, Германия, Австралия, Чили, Мексика, Яңа Зеландия, Португалия, Камерун командалары катнаша....
Бүген Конфедерация кубогына футбол турниры старт ала. Ул 2 июльгә кадәр дәвам итә. Турнир Мәскәүнең "Спартак", Санкт-Петербургның "Санкт-Петербург", Сочиның "Фишт" һәм Казанның "Казан Арена" стадионнарында үтәчәк.

Әлеге уеннарны 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына репетиция дип атыйлар. Турнирда Россия, Германия, Австралия, Чили, Мексика, Яңа Зеландия, Португалия, Камерун командалары катнаша.
Стадионга узу һәм матчны карау өчен җанатарларга Конфедерация кубогы паспорты алырга кирәк иде. Әлеге паспорт җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге дә бирә. "Казан Аренага" футбол турнирын карарга Әгерҗедән дә җанатарлар барачак.
Ә район эчке эшләр бүлегенең 18 хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклауда катнаша. Алар Казанга узган атнада ук киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев