Беренче-өченче урыннар алган командаларга Кубоклар тапшырылды
Ике көн дәвамында Әгерҗенең “Олимп” спорт комплексында республиканың иң көчле егет-кызлары билбаулы көрәш буенча Татарстан Чемпионаты ярышларында бил алыштылар.
Келәмгә 15кә якын районнан йөзләп көрәшче чыкты.
Бүген көрәшчеләр классик стильдә бил алыштылар.
Җиңүчеләр арасында Әгерҗе командасы өчен көрәшкән егетләр дә бар.
Менә алар:
Рафаэль Кәлимуллин – беренче, Алмаз Җиһангәрәев икенче урыннарда.
Ике көннең ярыш нәтиҗәләре буенча Чаллы командасы беренче урын яулады.
Икенче урында – Алексеевск командасы.
Өченче урынны Әгерҗе командасы алды.
Өч команда да Кубоклар белән бүләкләнде.
Әгерҗе районы өчен бил алышкан көрәшчеләрне бәйгегә Салагыш авылы егете, тренер Илнур Хәбибуллин әзерләде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев