Бима мәктәбе укучысы министр кулыннан медаль алды
Йөзү, мылтыктан ату, йөгерү һәм урыннан сикерү... Республиканың 600 укучысы Чаллыда әнә шушы спорт төрләре буенча ГТО нормалары тапшырдылар. Безнең районнан да ун укучы республика фестиваленең финал этабында сыналды. Бима мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Роман МИХАЙЛОВ, җиңел атлетика буенча 250 укучы арасында беренче урын яулап, ГТОның алтын медаленә һәм Дипломга...
Йөзү, мылтыктан ату, йөгерү һәм урыннан сикерү... Республиканың 600 укучысы Чаллыда әнә шушы спорт төрләре буенча ГТО нормалары тапшырдылар. Безнең районнан да ун укучы республика фестиваленең финал этабында сыналды.
Бима мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Роман МИХАЙЛОВ, җиңел атлетика буенча 250 укучы арасында беренче урын яулап, ГТОның алтын медаленә һәм Дипломга лаек булды. Әлеге бүләкләрне аңа ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды.
Фестивальдән алган тәэсирләрен Роман безнең белән дә уртаклашты.
- Роман, сине зур җиңүең белән котлыйбыз! Гап-гади авыл егетенә мондый зур җиңү ничек бирелде?
- Туган районың данын яклап чыгыш ясаганда син көчеңне кызганмаска тиеш. Мин үземнең җиңүче икәнемне нәтиҗәләрне игълан иткәндә генә белдем. Бермәл аңламыйча да тордым хәтта. Шатлыгымнан күкнең җиденче катында идем бу мизгелдә. Янәшәңдә генә министр Энгель Фәттахов, Россиянең атказанган спорт мастеры, су полосы буенча Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуровның булуларын тою, әлбәттә, дулкынландырды. Иң беренче булып җиңүем турында Пеләмештә яшәүче әти-әниемә хәбәр иттем.
- Ярышларның иң авыры кайсы булды?
- Мылтыктан ату барып чыкмады. Винтовкам сынатты, шуның аркасында мишеньнәр ябылмады. ГТО фестиваленә минем иң яраткан спорт төре чаңгыда узышу кертелмәгән иде. Калган сынаулар авыр булды димәс идем. Чөнки көн саен ныклы тренировка уздым. Тренер әтием Эдуард Ивановичның киңәшләре, җиңүгә омтылыш һәм олы теләк тә җиңәргә ярдәм итте.
- Фестивальдә нинди хисләр кичердең?
- Шундый зур ярышта без, гап-гади авыл малайларының да, шәһәрдә төрле спорт секцияләрендә ныклап шөгыльләнүче шәһәр егет-кызларының борыннарына "чиертә" алуыбызга сөенеп куйдым. Яңа дуслар таптым.
ххх
Алда Романны тагын да зур җиңүләр көтсен дигән теләктә калабыз. Чөнки быел аның өчен тагын да җаваплырак. Алда бердәм дәүләт имтиханнары көтә аны...
Әңгәмәдәш - Любовь МИХАЙЛОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев