Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Бима мәктәбе укучысы республика чаңгы ярышында көмеш һәм бронза медаль алды

Яшел Үзән шәһәрендә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә узган чаңгы ярышларында Әгерҗе районыннан да укучылар катнашты. Бима мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Богдан Павлов классик стильдә биш чакрымга узышуда - икенче, ирекле стильдә өченче урын алды. Ул Кубок һәм Диплом белән бүләкләнде. Богдан 6-10 февральдә Мәскәүдә узачак Россия чемпионатында катнашу...

Яшел Үзән шәһәрендә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә узган чаңгы ярышларында Әгерҗе районыннан да укучылар катнашты.

Бима мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Богдан Павлов классик стильдә биш чакрымга узышуда - икенче, ирекле стильдә өченче урын алды. Ул Кубок һәм Диплом белән бүләкләнде. Богдан 6-10 февральдә Мәскәүдә узачак Россия чемпионатында катнашу хокукы да алды.

Республика беренчелегендә шулай ук Бима мәктәбеннән Наталья Петашева һәм Күләгәштән Александр Изиргин да район данын яклап чыгыш ясадылар.

Гомумән, республиканың 27 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе арасыннан әгерҗелеләр унынчы урынга лаек булдылар. Яшь спортчыларны бәйгегә тренерлар Евгений Яркеев һәм Эдуард Михайлов әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев