Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Боз сараенда Хоккей федерациясе призына ярышлар узды

Менделеев, Алабуга, Ижау һәм Глазов командалары бар иде

2022-2023 елгы хоккей сезоны иң җитди ярышлардан старт алды. Көзге каникулның өч көнендә Әгерҗедә җанатарлар ТР Хоккей федерациясе призы өчен барган уеннарда тугыз яшьлек спортчыларга көч бирделәр. 

Моңа кадәр әгерҗелеләр әлеге турнирның зона этапларында төрле шәһәрләрдә сыналсалар, бу юлы көндәшләрен үзләре шөгыльләнә торган Боз сараенда кабул иттеләр. Алар арасында Менделеев, Алабуга, Удмуртиянең Ижау (ике команда) һәм Глазов шәһәрләре командалары бар иде. 

–    Хоккей сезоны вакытында төрле яшь төркемнәре өчен турнирлар уздырыла. Мәсәлән, бик кечкенәләр өчен ул фестиваль дип аталса, икенче төркем федерация призына уза торган ярышларда сынала. Алардан зурраклар Татарстан беренчелеге бәйгеләрендә катнашалар, – ди спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталья Мөхәммәтҗанова. 

Ярышларны ачу тантанасында катнашкан район башкарма комитетының  социаль үсеш буенча бүлек җитәкчесе вазифасын башкаручы Любовь Ершова, спорт мәктәбе директоры Илдус Чуков спортны яратканнары, аңа зур әһәмият биргәннәре өчен үсеп килүче буынга рәхмәтләрен җиткерделәр һәм матур, җәрәхәтсез уеннар теләделәр. 

Бу язма белән тулырак итеп газетабызның 11 ноябрь санында таныша аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев