Быелгы сезонның беренче көрәш бәйгесе Кадыбашта узды
Кадыбаш авылында яшүсмерләр арасында узган көрәш бәйгесе быелгы сезонның беренче ярышы булды. Сагындырган көрәш! Узган ел сирәгрәк күрдек шул келәмдә бил алышучы алыпбатырларны. Шуңа күрә билләренә сөлге ураган яшь көрәшчеләрне күзәтүе ничек күңелле булганын сүзләр белән генә аңлатып та булмый. БӘЙГЕЛӘР ЕШРАК УЗДЫРЫЛСЫН Бу бәйгене уздыру тәкъдиме белән Исәнбайда һәм...
Кадыбаш авылында яшүсмерләр арасында узган көрәш бәйгесе быелгы сезонның беренче ярышы булды. Сагындырган көрәш! Узган ел сирәгрәк күрдек шул келәмдә бил алышучы алыпбатырларны. Шуңа күрә билләренә сөлге ураган яшь көрәшчеләрне күзәтүе ничек күңелле булганын сүзләр белән генә аңлатып та булмый.
БӘЙГЕЛӘР ЕШРАК УЗДЫРЫЛСЫН
Бу бәйгене уздыру тәкъдиме белән Исәнбайда һәм Кадыбашта малайларны көрәш серләренә өйрәтүче тренер Рәшит Садыйков чыкты. Ул үзе, район хакимияте, "ЭнергоСервис" ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев, көрәшчеләргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы Кадыбаш, Исәнбай, Иске Эсләк авыл башлыклары Илфат Рамазанов, Фәнил Сираев, Илдус Гафаров иганәчелек ярдәме күрсәттеләр. 66 көрәшченең 39ы, пьедесталга күтәрелеп, аларның бүләгенә лаек булды.
- Көрәшчеләрне унөч үлчәү категориясендә катнаштыруыбыз юкка түгел. Көндәшен җиңеп, медаль белән бүләкләнгән, акчалата премия алган яшүсмернең күңеле ничек үскәнен белсәгез иде... Алар бит ярышларны сагынып көтеп алалар. Әгәр бәйге уздырылмаса, күбесе тренировкага да йөрми башлый, - ди Рәшит Садыйков.
Әгерҗе шәһәре көрәшчеләренең дә үпкәсе бар. Тренер Рамил Шәрәфетдинов бәйгегә 17 көрәшчене әзерләгән булган.
- Юлга чыгарга җыенгач автобусның ватык булуын әйттеләр. Кәефләре төшкән малайлар өйләренә кайтып китәргә мәҗбүр булдылар. Бары ике көрәшчене генә үз машинама утыртып алып килә алдым, - ди Рамил.
Әлбәттә, районда уздырылучы бәйгеләрдә булса да катнаштырасы иде көрәшчеләрне. Алар бит инде болай да республика ярышларына бик-бик сирәк эләгәләр. Ә тренировкада үз казаныңда гына кайнап нинди нәтиҗә күрсәтеп булсын!
КАДЫБАШ КӨРӘШЧЕЛӘРЕ БУЛДЫРДЫ
Бу бәйгедә Кадыбаш көрәшчеләре сокландырды. 14 көрәшчеләре призлы урын алды, командалар арасында да алар - беренче, Илсаф Дәүләтшин һәм Айдар Закиров абсолют батыр булып калдылар. Илсафның көндәшләрен бик тиз "чиста"га җиңүен сокланып күзәттек.
- Биш ел көрәш белән шөгыльләнәм. Бер генә тренировканы да калдырмаска тырышам. Бу ярыштагы җиңүем - көрәш белән ныклап шөгыльләнүнең матур нәтиҗәсе, - ди Илсаф.
Ул "Иң тиз җиңүче" номинациясендә дә бүләкләнде. Айдар Закиров та Рәшит абыйлары көрәш түгәрәге ачкан көннән бирле шөгыльләнә. Районда иң оста көрәшүче егетләрнең берсе ул.
9 сыйныфтан соң Чаллыга укырга киткән Исәнбайдан Алмаз Сундуков, Иске Эсләктән Рәсүл Садыйков өчен дә сөендек. Алар хәзер Чаллыда спорткомплекста көрәш белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Бу бәйгедә дә алар Россия чемпионы - Көчек алыпбатыры Гадел Сабирҗановка гына бирелделәр. Егетләрнең келәмдә үзләрен шулкадәр ышанычлы тотулары, матур алымнар кулланып көрәшүләре сокландырды.
Бәйгенең тагын бер матур бизәге булды. Ике атна элек кенә армиядән кайткан Исәнбай егете Әлмир Шәрәфиев бәйгедә хөкемдарлык итте. Әмма кечкенәдән келәмдә бил алышып, районда берничә тапкыр батыр калган, республика бәйгеләрендә үзен сынаган көрәшче келәмгә чыкмый түзәме соң?! Ул, Гадел Сабирҗанов белән бил алышып, җиңүгә иреште.
- Армиядә көрәш онытылып торган иде. Бүген, әйтерсең, канат куйдылар! Келәмгә чыгарга ярсу аттай күңел җилкенеп тора, - ди Әлмир.
Авыл башлыклары бәйге җиңүчеләрен бүләкләр белән сөендерделәр. Җиңүче командалар, абсолют батырларга Кубоклар тапшырылды.
Абсолют батырлар:
Илсаф Дәүләтшин (Кадыбаш).
Айдар Закиров (Кадыбаш).
АЛАР - БЕРЕНЧЕ:
Рузил Сундуков, Булат Хуҗин, Руслан Идрисов, Алмаз Мозаффаров, Рәсүл Габидуллин (Исәнбай), Реналь Капронов, Нияз Закиров, Илсаф Дәүләтшин, Алмаз Шәйхетдинов, Айдар Закиров (Кадыбаш), Ранель Кәримов (Әгерҗе), Артем Трифонов, Дәниф Галиуллин, Гадел Сабирҗанов (Көчек).
Командалар:
Беренче - Кадыбаш.
Икенче - Исәнбай.
Өченче - Көчек.
Дүртенче - Әгерҗе.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Көрәш бәйгесе турындагы фотоларны карагыз: http://www.agryz-rt.ru/tt/the-news-tat/item/13853-kadyibashta-k%D3%A9r%D3%99sh-b%D3%99ygese.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев