Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Хәрби туганлык” призлар өләште

Райондагы "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы, икенче ел рәттән Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан яшь көрәшчеләр арасында бәйге оештырып, саллы гына бүләкләр өләшә. Узган җомгада Исәнбай Мәдәният йортында узган бәйге чын спорт бәйрәме рухы алды. Быел әлеге ярышның Исәнбайда оештырылуы очраклы гына түгел. Чөнки бу авылның яшь көрәшчеләре районда 39 бәйгедә җиңү...

Райондагы "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы, икенче ел рәттән Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан яшь көрәшчеләр арасында бәйге оештырып, саллы гына бүләкләр өләшә. Узган җомгада Исәнбай Мәдәният йортында узган бәйге чын спорт бәйрәме рухы алды.
Быел әлеге ярышның Исәнбайда оештырылуы очраклы гына түгел. Чөнки бу авылның яшь көрәшчеләре районда 39 бәйгедә җиңү яуладылар, ике ел рәттән район башлыгы Кубогына узган көрәшнең абсолют җиңүчеләре булдылар. Уңышлары өчен әле шушы көннәрдә генә ТРның Көрәш федерациясе аларны көрәш келәме бүләк итеп тә сөендерде. Җәен көрәш залында төзекләндерү эшләре башкарылгач, бу спорт төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр тагын да артыр дип өметләнә тренер Рәшит абыйлары Садыйков.
Ярышка старт бирелгәнче үк бәйгене оештыручылар Әгерҗе спорт мәктәбе, Тирсә, Тәбәрле, Көчек, Исәнбай, Кадыбаш, Иж-Бубый авылларыннан йөздән артык көрәшче килүенә сөенүләрен белдерделәр. "Яшүсмерләр арасында бик күп бәйгеләр оештырган булды, әмма аларда моңа кадәр 110 көрәшче катнашканы юк иде", - диде тренер Альфред Сабирҗанов. Киләчәктә алар сафын дистәләгән район батыры тәрбияләгән Кырынды, Кичкетаң һәм Салагыш авыллары көрәшчеләре дә тулыландырса, тагын да яхшырак булыр иде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираевның сәламләүләре, Исәнбайның яшь сәхнә осталары Рәмзил, Илмир, Энҗенең җырлары, Рузиләнең биюе көрәшчеләргә дәрт өстәде.
Келәмгә иң беренче 29 килога кадәр үлчәү категориясендә спорт мәктәбеннән Хәйретдин Шәмсетдинов, Илнар Ахунов чыктылар. Баш хөкемдар Рәшит Садыйков һәм аның ярдәмчеләре - шәкертләре Ранис Хәбиров һәм Рузил Гобәйдулиин ярышның башыннан ахырына кадәр бик гадел булдылар. Көрәш таләпләрен бозучыларга, алымнарын кулланмаучыларга шунда ук кисәтү бирелде. Бәйгедә бертуган көрәшчеләрнең булуы аеруча сөенечле. Әнә, Исәнбайдан Салават, Сөйләман, Сәгадәт Җәмилевлар өчен җан атарга әниләре Гүзәлия дә килгән. "Улларым күп бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар бит. Ничек көрәшкәннәрен үземнең дә бик күрәсем килгән иде. Алар белән горурланам. Урамда юкны бушка аударып йөргәнче, спорт белән шөгыльләнүләренә сөенәм. Туган авылда узучы бүгенге ярышта да сынатмаслар", - диде ул. Дөрестән дә, әниләрнеең сүзләре хак булды. Җәмилевларның өчесе дә призлы урыннар алдылар. Исәнбайдан Илназ-Гадел Ягъфәровлар, Ранис-Рушан Хәбировлар, Тәбәрледән Рафат-Айнур Сибгатовлар, Кадыбаштан Нияз-Айдар Закировлар, Тирсәдән Илнар-Алнур Шәймәрдановлар, Әгерҗедән Мөхәммәт-Асом-Хуршет Кенджаевлар, Салават-Супхон-Сухроб-Хәмзәали Шәриповларның да бу көнне бәйге барышында бер-берсе өчен борчылып торуларын күрсәгез иде... Иң яшь катнашучы Салават Шәрипов өчен абыйлары бигрәк тә җан аттылар. 6 яшьлек бу нәни көрәшче малайның келәмгә чыкканына әле 4 ай гына булса да, бәйгедә икенче тапкыр катнашкан инде. "Көрәш миңа бик ошый. Абыйларым кебек көчле буласым килә", - ди Салават үзе дә.
Әнә, Хуршет белән Диловар Наимов та үз чиратлары җиткәнен түземсезлек белән көтәләр. Хуршетның район бәйгеләрендә 41 тапкыр пьедесталга күтәрелгәне бар икән. Шуның җидесе - беренче урын алган өчен. Диловар да дусты Хуршеттан калышмый. Аның 40 медале бар. Республикада да беренче урын алган бу яшүсмер көрәшче. Диловарның бу көнне медальләр саны тагын артты. 50 килога кадәр үлчәү категориясендә беренче урын яулады ул. "Исәнбайдан көндәшем Алмаз Сундуков белән кечкенәдән бәйгеләрдә катнашып килсәк тә, бер тапкыр да келәмдә бергә туры килгән булмады. Көчләр тигез, шуңа күрә соңгы секундка кадәр кайсыбыз өстен чыгачагын да белмәдек", - диде ул көрәшкәннән соң. Ә Хуршетка беренче әйләнештә үк районның иң көчле көрәшчесе Исәнбай егете Әмир Шәрәфиев туры килде. "Безнең яшьтәгеләр арасында әле Әлмирне җиңә алучы юк. Шуңа күрә төшенкелеккә бирелмим", - диде Хуршет.
Бәйгедә иң авыр үлчәүле Көчектән Илфат Минһаҗев булгандыр, мөгаен. 70 килодан авыррак үлчәү категориясендә әлеге көрәшчегә тиңнәр булмады. Әнә, Исәнбайдан Илназ белән Салаватны да, Тирсәдән Ниязны да егып салды ул. "Үлчәү авырлыгында аерма зур шул. Мин - 70, ә ул 110 килолы. Шулай булгач, кем җиңәсе алдан ук билгеле инде", - диде Илназ.
Илфатны көрәш серләренә бабасы Илсур Минһаҗев та өйрәтә икән. 13 яшеннән Сабантуйларда яшүсмерләр арасында батыр кала башлаган, 40 яшенә кадәр мәйдан тоткан Илсур ага хәзер оныгы Илфат катнашкан бер генә бәйгене дә калдырмый. "Аңа карагач, яшь вакытларым искә төшә. Иң беренче Барҗы авылында җиңү яулагач, мине сабын, носки, яулык белән бүләкләделәр. Иң истәлекле, гомергә хәтердә уелып калырдай бүләк булган ул", - ди Илсур ага хатирәләргә бирелеп.
Бәйге 12 үлчәү категориясендә узды. Иртәдән кичкә кадәр барса да, яшүсмерләр көрәшен беркем дә ташлап кайтып китмәде. "Шулкадәр кызыксынып карыйбыз. Авылда инде күптән мондый бәйге уздырылганы юк иде. Өйдәге мәшәкатьләр дә онытылды", - диделәр укытучылар. Ә пьедесталның иң югары баскычына спорт мәктәбеннән Мөхәммәт Кенджаев, Хәмзәали Шәрипов, Диловар Наимов, Исәнбайдан Илсаф Әхмәдиев, Рушан Хәбиров, Илшат Хуҗин, Әлмир Шәрәфиев, Кадыбаштан Булат Тулбаев, Ильяс Ямалиев, Алмаз Ясәвиев, Көчектән Александр Королев, Илфат Минһаҗев күтәрелгәч, зал көчле алкышларга күмелде. Бу яшүсмерләр абсолют батыр өчен дә көрәштеләр. Әлеге исем өчен кечкенәләр һәм зурлар арасында барган көрәш кызганнан-кызды гына. Әмма исәнбайлыларга бу юлы да тиңнәр булмады. Рушан Хәбиров һәм Әлмир Шәрәфиев (рәсемдә) абсолют батыр исемен яуладылар. Аларга Кубок, медаль, авыл хуҗалыгы идарәсенең акчалата бүләкләре тапшырылды. Ә командалар буенча Исәнбай, Кадыбаш, Тәбәрле командалары - җиңүчеләр. Барлык җиңүчеләр "Хәрби туганлык" оешмасы әзерләгән бүләкләргә лаек булдылар. "Кадыбаштан 9 көрәшче призлы урын яулады. Әле дүрт ай гына шөгыльләнгән яшүсмерләрнең уңышларга ирешүләренә чын күңелдән сөенәм", - диде Кадыбаш авыл башлыгы Илфат Рамазанов һәм аларга үз бүләкләрен дә тапшырды. Төрле номинацияләрдә җиңгән Салават Шәрипов, Илшат Хуҗин, Ильяс Ямалиев Кече Пургадан эшмәкәр Рамил Минаголов әзерләгән бүләкләргә ия булдылар.
Бу көнне Исәнбайдан бертуган Илназ-Гадел Ягъфәровларны "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе республикада чыгучы "Безнең спорт" газетасына II яртыеллыкка яздырып бүләк ясады.
Чираттагы зур көрәш бәйгесе тәмамланды. "Милләтебезнең йөзек кашы булган көрәшне районда үстерүгә зур өлеш кертүче Илфат Ямалиев, Илфат Рамазанов, Рафис Муллахмәтов, Фәнил Сираев кебек фанатлар булганда районда көрәш үсәчәк дип ышандырып әйтә алам", - диде Альфред Сабирҗанов бәйге төгәлләнгәч.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев