Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Хоккейчының яшен сорамагыз...

"Бала чагымнан ук хоккей формасы кию турында хыялландым. 50 яшемдә форма киеп, кулыма кәшәкә тоткан көнне миннән дә бәхетле кеше булмагандыр", - ди Тирсә хоккей командасы уенчысы, эшмәкәр Фирдинанд ХӘЛИУЛЛИН. "Без үскәндә мондый матур формалар түгел, күбебезнең кәшәкәләре дә булмады. Елга өстендәге бозда әтиләребез ясаган агач кәшәкә белән уйнадык. Еллар...

"Бала чагымнан ук хоккей формасы кию турында хыялландым. 50 яшемдә форма киеп, кулыма кәшәкә тоткан көнне миннән дә бәхетле кеше булмагандыр", - ди Тирсә хоккей командасы уенчысы, эшмәкәр Фирдинанд ХӘЛИУЛЛИН. "Без үскәндә мондый матур формалар түгел, күбебезнең кәшәкәләре дә булмады. Елга өстендәге бозда әтиләребез ясаган агач кәшәкә белән уйнадык. Еллар үтеп, инде чәчләргә чал керсә дә, балачакта канга сенгән хоккей уйнау теләге һич кенә дә сүрелмәде", - ди команда технигы Сирин Галиуллин да.
Балачактагы хыялларын чынбарлык итү өчен кайларга гына мөрәҗәгать итмиләр алар. Юкка гына "Теләгән - елан итен ашаган", димиләрдер. Тирсә ир-егетләренең хоккей уйнау хыялы белән януын белеп алган спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов аларга хоккей коробкасын булдыру "юлын" күрсәтә. "Бу - "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов инициативасы белән Татарстанда хоккейны үстерү юнәлешендә комплекслы программа гамәлгә кергән еллар иде. Илшат Салихович тәкъдиме белән без дә заявка биреп карарга булдык. Һәм ялгышмадык. 2009 елның 18 февралендә яңа коробкада беренче тапкыр хоккей уйнаган көнне бездән дә бәхетле кеше булмагандыр", - ди Сирин Галиуллин.
Баштагы елларны хоккейга 15ләп ир-егет йөри. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамил Ясәвиев хоккейчыларның күбесен форма, кәшәкә бүләк итеп сөендерә. Ә кемгәдер форманы үзенә сатып алырга туры килә. "Форма кыйммәт тора. Тик минем өчен хоккей уйнау аннан күпкә кыйммәтрәк. Шуңа күрә миңа форма алып биргән әти-әниемә рәхмәтем чиксез зур", - ди уеннарга Әгерҗедән килеп йөрүче Илназ Гәрәев. Сүз уңаеннан: баштагы елларны коробкада Тирсә ир-егетләре генә хоккей уйнаса, соңгы елларда хәтта Әгерҗе, Иж-Бәйки, Биектаудан йөреп уйнаучылар да бар. "Без Иж-Бәйкидән 7-8 егет йөрибез. Күбебез Әгерҗедә эшли. Чиратлашып бер көнне минем машинада, икенче көнне башка машинада барабыз. Хоккей бик күп физик көч таләп итсә дә, уйнаганда эштәге талчыгуларыбыз юкка чыккандай була. Шуңа хоккей буласы көнне эштән аеруча ашкынып кайтабыз", - ди Марат Мозаффаров. Ярый инде, болар - әле каннары уйнап, дәртләре ташып торган яшь егетләр. Ә менә инде алтынчы дистәләрен ваклаучы Фирдинанд Хәлиуллин, Айрат Хәлилов, кырыкның теге ягына чыккан Фидаил Гозәеров, Азат Ганиевны хоккей мәйданына килергә нәрсә мәҗбүр итә икән соң? "Мин Әгерҗедә тудым, Илшат Гайнетдинов белән бергә уйнап үстек. Кечкенә чакта ук Ленин клубы артындагы мәйданда колонкадан су агызып шугалак ясап шунда хоккей уйный идек. Тирсәгә күченеп килгәч, башта спорт комплексына волейбол уйнарга йөрдек, хәзер рәхәтләнеп хоккей уйныйбыз. Шундый мөмкинлек була торып, ничек өйдә утырасың инде?!" - ди Азат Ганиев. "Юкка гына "Хоккей - чын ир-егетләр уены" дип җырламыйлардыр. Хоккей мәйданына барып, кулыма кәшәкә алуга, бөтен дөнья мәшәкате, хәтта ничә яшьтә булуым да онытыла", - ди команда капитаны Фидаил Гозәеров. Әнә, Сирин абый үзе дә, "аякларым авыртканлыктан, хәзер хоккей уйнарга бик тырышмыйм. Тик хоккейчыларны күзәтеп, көч биреп торсам да күңелем була", - ди.
Сирин Галиуллин коробканы су белән тутыруда ярдәм итүче Тирсә янгын сүндерү бүлеге начальнигы Илнур Фәсхетдиновка, кышын мәйданны кардан чистартуны оештыручы Тирсә мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Гыйнәтуллинга хоккейчыларның олы рәхмәтен җиткерә. "Их, киләчәктә бөтен авыл халкы яратып йөри торган урынга әйләндерәсе иде бу мәйданны", - дип хыяллана ул. Шуңа быел авылда узган граҗданнар җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаровка коробканы бетон белән катыру, кар чистарту җайланмасын алуда ярдәм итүен үтенеп мөрәҗәгать иткәннәр.
Иң мөһиме - хоккейга яшь буынны да тартырга иде, ди Сирин абый. Дөрес, Рамил Гыйнәтуллин мәктәп укучылары белән тренировкалар уздыра биредә. "Без зур өмет баглаган яшь хоккейчылар 9 сыйныфны тәмамлыйлар да БДИ бирүдән куркып мәктәптән китәләр", - дип борчыла. Әлегә хоккей турнирларында катнашырга да җөрьәт итми Тирсә хоккей командасы. Тик минем уемча, бу - вакытлы күренеш. Килер бер көн, үзен чын ир-егеткә санаган, спорт белән шөгыльләнү дәрте белән янган һәр көчле зат бу коробка тирәсеннән битараф кына узып китә алмас. Ә моның өчен укытучылар, тренерлар гына түгел, бүген шушы уен белән "җенләнгән" ир-егетләр дә балаларына, дусларына, оныкларына үзләре "авырый торган" хоккей "чире"н йоктырсыннар иде.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев