Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Спутник”–“Олимп”: кем җиңәр?

Татарстанда Федерация Кубогына хоккей ярышлары буенча яңа турнир старт алды. Ул өч яшь категориясе буенча уздырылачак. Безнең "Спутник" командасы 2001 елгы көндәшләре белән уйнаячак. Әлеге турнир республикада беренче тапкыр уздырыла, шуңа уенга да Татарстандагы хоккей командаларының иң көчлеләрен генә сайлап алдылар. 7 апрельдә Әгерҗе Боз сараенда безнекеләр Мамадышның "Олимп" командасы...

Татарстанда Федерация Кубогына хоккей ярышлары буенча яңа турнир старт алды.
Ул өч яшь категориясе буенча уздырылачак. Безнең "Спутник" командасы 2001 елгы көндәшләре белән уйнаячак. Әлеге турнир республикада беренче тапкыр уздырыла, шуңа уенга да Татарстандагы хоккей командаларының иң көчлеләрен генә сайлап алдылар. 7 апрельдә Әгерҗе Боз сараенда безнекеләр Мамадышның "Олимп" командасы белән очрашачак. Ә Чаллыда "Чаллы" һәм Бөгелмәнең "Нефтяник" командалары уйнаячак. Җиңүче командалар 13 апрельдә Түбән Камада "Нефтехимик" һәм Әлмәтнең "Нефтяник" командалары белән бозга чыгачак. Финал уеннары да Түбән Камада узачак һәм анда Татарстан Кубогы өчен кызу уен булачак.
"Спутник" командасына иң көчле көндәш команда эләкте. Безнекеләрнең мамадышлыларны әле бер тапкыр да җиңә алганнары юк. Шуңа күрә әлеге матч бик кызыклы булачак. Бу якшәмбедә, 7 апрельдә, көндезге сәгать 1дә Боз сараена рәхим итегез! Яшь хоккейчыларыбызга сезнең җанатуыгыз бик кирәк, хөрмәтле спорт сөючеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев