Девятерняда батыр якташыбыз хөрмәтенә узган волейбол турниры җиңүчеләре билгеле
Абсолют җиңүче булып Исәнбай командасы калды
Кичә Девятерняда Әфганстан бәрелешләрендә һәлак булган Нарат авылыннан Рафис Хөснетдинов истәлегенә волейбол турниры узды. Анда Тугызбуйдан - Девятерня, Иске Эсләк, Кадыбаш, Исәнбай авылларыннан студентлар һәм ир-егетләр командалары катнашты.
Ир-егетләр арасында Девятерня уенчылары - беренче. Исәнбай һәм Үтәгән командалары икенче-өченче урыннарда.
Студентлар арасында Исәнбай егетләре - җиңүче. Кадыбаш, Үтәгән уенчылары икенче-өченче урыннарда.
Күчмә кубок абсолют җиңүче Исәнбай командасына тапшырылды. Һәр уенчы Тугызбуй төбәге авыл җирлекләре башлыклары Эрнест Ганиев, Дамир Әхмәтов, Хәлил Закиров, Рамил Мөхәммәдиев әзерләгән бүләкләргә лаек булдылар.
Уенчыларны район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев та сәламләде һәм бу ярышларны дәвамлы итәргә кирәк дигән фикерен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев