Тугызбуй командалары арасында узган турнир төгәлләнде
Бүген Девятерня Тугызбуй төбәге өчен спорт бәйрәме узды. Биредә дүртенче тапкыр Әфганстан бәрелешләрендә һәлак булган Рафис Хөснетдинов истәлегенә волейбол ярышлары оештырылды. Анда Девятерня, Иске Эсләк, Кадыбаш, Исәнбай командалары уйнадылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
- Яшьләр арасында беренче урынны Девятерня командасы яулады. Икенчедә - Исәнбай егетләре.
- Зурлар арасында:
- Беренчедә - Девятерня,
- Икенчедә - Иске Эсләк,
- Өченчедә - Кадыбаш,
- Дүртенчедә - Исәнбай командалары.
Призлы урын алучылар Грамоталар, медальләр белән бүләкләнделәр. Җиңүче командага Кубок тапшырылды. Иганәчелек ярдәмен авыл башлыклары күрсәтте.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев