Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Девятерняга Тугызбуй волейболчылары җыелды

Биредә Әфганстан бәрелешләрендә һәлак булган Рафис Хөснетдинов истәлегенә ярыш уза

Девятерня авыл җирлеге башлыгы Эрнест Ганиев тәкъдиме белән дүртенче ел рәттән Ватанны саклаучылар көне алдыннан батыр якташыбыз, шушы җирлекнең Нарат авылында туып-үскән, хәрби бурычын үтәгәндә Әфган бәрелешләрендә һәлак булган Рафис Хөснетдинов истәлегенә волейбол ярышы уза. Анда Тугызбуй төбәгенә керүче Девятерня, Иске Эсләк, Кадыбаш, Исәнбай спорт сөючеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары Эрнест Ганиев, Гөлнара Әхмәтова, Хәлил Закиров, Рамил Мөхәммәдиев катнашалар.

Командаларны район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев сәламләде, ир-егетләрне бәйрәм белән котлады, әлеге турнирның авылларны берләштерүдә мөһимлеген ассызыклады,батырларның исеме онытылмаска тиеш диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев