Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Дөнья чемпионаты алдыннан Яңавылда футбол буенча ярыш уздырылды

Футбол буенча Дөнья чемпионатына санаулы гына көннәр калып барганда Яңавылда зур спорт бәйрәме уздырылды.

 

Мәдәният хезмәткәрләре балалар арасында футбол ярышы үткәрде. Рәзинә апалары Османова бәйге уздырабыз, әзер булыгыз дип хәбәр бирүгә, малайлар көн-төн футбол мәйданчыгында туп типтеләр. Көндәшләре дә көчле һәм оста иде. Варкләд-Бодьядан килгән малайларның һәрберсе җиңү өчен җан атты. Ике команданың да уенчылары кырга бертөрле киемнәрдән чыктылар. Исем-девизлар да уйлаганнар. Бер-берсен сәламләгәннән соң, командаларга уенга старт бирелде. Беренче периодта Яңавыл командасы лидерлыкны үз кулында тотты. Икенче периодта Варкләд-Бодья спорт сөючеләре очколарны тигезләде.  

Исәп 9:9 булды.Уенчыларга өстәмә вакыт бирелде. Бу вакытта җанатарларны күрсәгез иде. Алар командаларга көч биреп сызгырдылар, кычкырдылар. Җиңү Варкләд-Бодья командасына елмайды. Әмма Яңавыл уенчылары төшенкелеккә бирелмәде, алар үзләрен чын спортчылар кебек тоттылар.

Уен тәмамлангач спортчылар казанда пешкән боткадан сыйландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Саубуллашканда Варкләд-Бодья уенчылары безнең спортчыларны үзләренә кунакка чакырдылар. Димәк, әле футбол ярышлары дәвам итәчәк.

Гөлназ МӨХӘММӘТДИНОВА.

Яңавыл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев