Дөнья чемпионатының чирекфиналына чыккан барлык командалар билгеле
Футбол буенча дөнья чемпионатының чирекфиналына чыккан барлык командалар ачыкланды. Сигезенче юлламаны Англия футболчылары яулады.
Санкт-Петербургта узган очрашуда Швеция 1:0 исәбе белән Швейцарияны отты. Мәскәүдәге "Открытие Арена" стадионында булган матчта исә Англия пенальти буенча Колумбиядән өстен чыкты.
Шулай итеп, чирекфиналда түбәндәге уеннар булачак:
Франция – Уругвай, Россия – Хорватия, Бразилия – Белгьгия, Швеция – Англия. Беренче очрашу Казанда 6 июль көнне Бразилия белән Бельгия арасында Казанда булачак. Россия белән Хорватия 7 июльдә Сочида уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев