Эдуард БИКБАШЕВ: Без – ишегалды футболыннан чыккан буын
Спорт – тормышның аерылгысыз бер өлеше
Физкультурачылар көне уңаеннан сораштыруны сәламәт яшәү рәвешен сайлаган, спортны тормышларының аерылгысыз бер өлеше итеп караучы шәһәрдәшләребез белән уздырырга булдык.
Эдуард БИКБАШЕВ, спорт ветераны:
– Минем спортка беренче адымнарым 5-6 яшьтә ясалгандыр. Әтиемнең берничә күнекмә аша футболга кызыксыну уятканын хәтерлим. Гомумән, футбол, волейбол, баскетбол кебек спорт төрләрен кечкенәдән яраттым.
6 сыйныфта укыганда футбол буенча шәһәр турнирында ШЧ-13 зурлар командасы капкасына пенальтидан беренче туп керткәнне яхшы хәтерлим. 9 сыйныфта мине тимерьюлчылар командасына чакырдылар.
Әйтергә кирәк, без – ишегалды футболыннан чыккан буын. Ул заманда яшүсмерләр футбол уйнамаган берәр ишегалды булдымы икән?!
Мин җиңел атлетиканы да үз иттем. 1000 метрга йөгерүдә 76нчы мәктәп, 100 метрга узышта район чемпионы булып калдым.
Хезмәт биографиямнең дә күп өлеше спорт белән бәйле. Берничә ел физкультура укытучысы булып эшләдем. 1987 елда мине “Локомотив“ узел спорт клубы рәисе итеп сайладылар. Бер үк вакытта стадион директоры вазифасын да башкардым.
Футбол буенча узел җыелма командасы капитаны да булдым. Форвард №10 – ул чакта күпләр мине шушы “исем“ белән беләләр иде. Без, бердәм булып, ярышларда катнаштык, ТАССР чемпионатларында җиңү өчен җан аттык. Ун ел рәттән мин республикада “Иң яхшы бомбардир“ исемен яулаганмын икән, моның нигезендә никадәр тырышлык ятканын чамалыйсыздыр.
Хәзер инде ел саен “Өченче буын“ спартакиадасында катнашам. Минем ике теләгем бар: Әгерҗедә “зур футбол“ яңартылсын һәм физкультура, спорт советы булдырылсын иде. Шул очракта безнең стадионда тынлык хөкем сөрмәс...
Гөлфия ШӘЙМӘРДАНОВА, 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы:
– Мин Кодаш авылында туып-үстем. Кызганыч, безнең авыл мәктәбендә спорт белән җитди шөгыльләнү өчен шартлар юк иде. Шуңа да карамастан, мин үзлегемнән чаңгыда йөрергә яраттым. Спортка битараф булмавым мине Кама дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенә алып килгәндер дә инде.
Мин сәламәтләндерү кафедрасын сайладым. Без барлык спорт төрләрен дә уздык. Нәкъ менә студент чакта үзем өчен яңа төр булган бадминтон белән мавыгып киттем. Ул – хәзер дә минем иң яраткан спорт төре.
Физкультура укытучысы булып эшли башлаганыма да 11 ел инде. Минем һәр көнем минутлап бүленгән. Дәресләр, аннан соң мәктәптә һәм спорткомплекста тренировкалар, ярышлар һәм уеннар... Мин һәрвакыт, хәтта каникулларда да хәрәкәттә. “Орешник“та велосипедта йөрүне дә көндәлек тормышыма керттем. Әле диңгездә ял иткәндә дә спорт белән шөгыльләнүне дәвам итәм: пляж волейболы уйныйбыз, тауларга сәяхәткә чыгып китәбез.
Кызым Иделия дә спортны бик ярата. Ул 3 яшьтән бию, гимнастика, йөзү белән шөгыльләнә. Минем белән бадминтонга йөри. Футбол белән шөгыльләнү теләге дә уянды. Ә мин каршы килмим. Иң мөһиме, теләк булсын!
Айдар РӘХИМОВ, 1нче гимназия укучысы:
– 7 яшьлек чагымда әтием мине тренер Ринат Вәлиуллинга – кул сугышы секциясенә алып килде. Бер елдан безнең төркемнәрне берләштерделәр һәм мин Рөстәм Майоров кулы астында шөгыльләнә башладым.
Шул вакыттан алып кобудо һәм кул сугышы буенча ярышларда катнашып, призлы урыннар алдым. Ун яшемдә Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкара ярышларында үземне сыный идем. Шул вакытта ТР җыелма командасы составында Россия Чемпионатында катнашып көмеш медальгә лаек булдым. 14 яшемдә Екатеринбургта җиңү яулаганнан соң миңа спорт мастерлыгына кандидат разряды бирделәр.
Энем Азель дә кул сугышы белән бик теләп шөгыльләнә. Аның да беренче җиңүләре өчен чиксез сөенәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев