Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Футбол карарга килегез

Узган атнада район башлыгы Кубогына традицион футбол ярышлары старт алды. Һәм ул 3 августка кадәр дәвам итәчәк. Турнирда 12 шәһәр предприятиеләре һәм җыелма командалар катнашырга теләк белдерде. Аны ачу тантанасында район башлыгы Валерий Макаров та катнашып, футболчыларга изге теләкләрен җиткерде, матур җиңүләр теләде. "Локомотив" стадионында һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе...

Узган атнада район башлыгы Кубогына традицион футбол ярышлары старт алды. Һәм ул 3 августка кадәр дәвам итәчәк.
Турнирда 12 шәһәр предприятиеләре һәм җыелма командалар катнашырга теләк белдерде. Аны ачу тантанасында район башлыгы Валерий Макаров та катнашып, футболчыларга изге теләкләрен җиткерде, матур җиңүләр теләде.
"Локомотив" стадионында һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать 7дә футбол ярышлары бара. Беренче турда узган елгы чемпионнар - локомотив депосының "Йолдыз" командасы вагон депосы уенчыларын 8:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Шулай ук "Факел", "Юниор", "Торпедо", "Ветераннар" командалары көндәшләре "Спутник-ультрас", "Удача", "Сатурн" командаларыннан өстен чыктылар. Ә быел гына бәйгедә катнашучы "Балаларга белем бирү-савыктыру үзәге" һәм "ПЧ-23" командаларының көчләре тигез булды. Бәйге кызганнан-кыза бара. Уеннарны күзәтергә, командаларга көч бирергә сез дә килегез, хөрмәтле әгерҗелеләр!
Ә ярышлар әле 3 августка кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр һәм Тимерьюлчылар бәйрәмендә җиңүче командага күчмә Кубок тапшырачаклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев