Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе чаңгы юлларында бер меңнән артык кеше узышты

Бүген Әгерҗедә чаңгы ярышына старт иртәнге сәгатьләрдә үк бирелде. Төшкә кадәр стадионда 1-6 сыйныфтан 300 укучы узышты. Район күләмендә барлыгы 800 укучы чаңгы юлларына чыкты. Ә төштән соң җитәкчеләр, оешма-учреждение хезмәткәрләре, ветераннар "Орешник" ял паркына җыелдылар. Гомумән, "Чаңгы юллары" акциясенә бер меңнән артык кеше кушылды. Узган атнада шимбә көн 30...

Бүген Әгерҗедә чаңгы ярышына старт иртәнге сәгатьләрдә үк бирелде.

Төшкә кадәр стадионда 1-6 сыйныфтан 300 укучы узышты. Район күләмендә барлыгы 800 укучы чаңгы юлларына чыкты. Ә төштән соң җитәкчеләр, оешма-учреждение хезмәткәрләре, ветераннар "Орешник" ял паркына җыелдылар. Гомумән, "Чаңгы юллары" акциясенә бер меңнән артык кеше кушылды.

Узган атнада шимбә көн 30 градус салкын булганлыктан, оештыручылар ярышны бу атнага күчергәннәр иде. Ялгышмаганнар икән. Бүген иртәдән үк кояш көлә, урамда минус ун тирәсе. Ярышта катнашырга теләк белдерүчеләрнең дә йөзендә елмаю, кәефләре күтәренке.

- Без бу паркка беренче кар төшү белән килә башлаган идек. Кыш буе һәр ялда, һава торышы нинди булуга карамастан, чаңгыда җилдерәбез. Әле бит "Орешник" белән өй арабыз да якын түгел, өч километр тирәсе. Җәяү киләбез, 7-8 чакрым йөрибез, аннан тагын җәяүләп кайтабыз. Әмма армыйбыз. Киресенчә, кәеф күтәрелә, эшкә дәрт арта гына, - диләр Рәсимә Камалетдинова һәм Әлфия Яппарова.

Хатын-кызлар - ике, ир-егетләр биш чакрымга узыштылар. 1нче гимназиянең физкультура укытучысы Владимир Якимов старттан кузгалып китүгә егылса да, көндәшләреннән артка калса да, ярты чакрымнан аларны куып җитеп, иң беренче булып финишка килде.

- Быел трасса яхшы, һава торышы шәп. Ничек сынатасың шулай булгач! Алга чыгыйм дип ялгыш егылдым, әмма барыбер алга чыктым. Икенче сулыш ачылгандай булды, - диде ул финишка килгәч.

Бу көнне җиңүчеләргә "Чаңгы юллары-2017" дигән башлыклар бирделәр. Спорт сөючеләрне район Мәдәният сарае артистлары сәламләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов аларга иң матур теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев