Әгерҗе чаңгычылары Ижауда Халыкара чаңгы марафонында катнашты
Ижауда Удмуртиядә туып-үскән, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы булган Галина Кулакова исемендәге беренче Халыкара чаңгы марафоны узды. Удмуртия башкаласына Татарстан, Башкортостаннан, Свердлау өлкәсеннән, Пермь краеннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 8-70 яшьлек барлыгы 750 спорт сөюче килгән иде. Алар, яшь категорияләренә карап, 2 чакрымнан 50 чакрымга кадәр дистанцияне уздылар. Марафонда Удмуртиянең көчле чаңгычылары...
Ижауда Удмуртиядә туып-үскән, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы булган Галина Кулакова исемендәге беренче Халыкара чаңгы марафоны узды.
Удмуртия башкаласына Татарстан, Башкортостаннан, Свердлау өлкәсеннән, Пермь краеннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 8-70 яшьлек барлыгы 750 спорт сөюче килгән иде. Алар, яшь категорияләренә карап, 2 чакрымнан 50 чакрымга кадәр дистанцияне уздылар. Марафонда Удмуртиянең көчле чаңгычылары Дмитрий Япаров, Константин Главастких, Александр Уткин, Иван Черезов та катнашты. Галина Кулакова, катнашучыларны сәламләп, чаңгы спортының елдан-ел популярлаша баруына сөенүен белдерде.
Әлеге марафон Әгерҗе чаңгычыларының стартка чыгуы белән дә истәлекле булачак. Кам.Ключ кызы, 10 яшьлек Аделя Семенова 88 көндәше белән ике чакрымга узышты. Ул, дистанцияне 10 минут 30 секундта узып, финишка җиденче булып килде.
300 спорт сөюче 50 чакрымга узышкан дистанциядә Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов та сыналды. Әлеге дистанцияне 2 сәгать 49 минутта узып, ул финиш сызыгын тугызынчы булып кисеп чыкты. Әгерҗедән чаңгычы Алексей Семенов та, марафонда катнашып, 10 чакрым араны узды.
Күләгәш егете Александр Васильев үзен эстафетада сынады. Александр һәм аның командасындагы ике спортчы җиңү яулап, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр.
Марафонда катнашкан һәр спортчыга истәлек медальләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев