Безгә бәхет елмаймады
Кызу көрәш булды
Бүген Әгерҗедәге "Локомотив" стадионының футбол кырында, чын мәгънәсендә, кызу иде. Биредә 2021 елгы "Күн туп" Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.
Финалга юллама өчен иң яхшылары-Әгерҗе, Чаллы һәм Мамадыш командалары көч сынашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Чаллы спортчылары призлы урын яулады.
"Барлык балалар да яхшы уен күрсәттеләр. Капкачы да команданы сынатмады. Безнең футболчылар җиңү өчен бар көчен кызганмады. Ләкин бүген безгә бәхет елмаймады. Әмма балалар борчылмый. Алда аларны яңа уңышлар һәм җиңүләр көтсен!"- дип тели безнең команда тренеры Алексей Колчин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев