Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе кызлары Казанда узган тәүге бәйгедән чемпион булып кайттылар

Казанда "Ак Барс" Яшьләр үзәгендә тәүге тапкыр узган чир спорты буенча Татарстан беренчелеге һәм Чемпионатында Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Минзәләнең яшь спортчылары белән бергә Әгерҗенең "Радуга культур" балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясады. Өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Гыйззәтуллина шәкертләре - Татарстан яшүсмерләр җыелма командасы составында чыгыш ясаган Ильвина...

Казанда "Ак Барс" Яшьләр үзәгендә тәүге тапкыр узган чир спорты буенча Татарстан беренчелеге һәм Чемпионатында Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Минзәләнең яшь спортчылары белән бергә Әгерҗенең "Радуга культур" балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясады.

Өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Гыйззәтуллина шәкертләре - Татарстан яшүсмерләр җыелма командасы составында чыгыш ясаган Ильвина Зәйнуллина, Арина Климова, Гөлнур Алишева чемпионатның беренче җиңүчеләре булдылар. "Чир хип-хоп" төркемендә 8-11 яшьлекләр арасында Ильвина Зәйнуллина алтын медаль яулады. Шушы ук төркемнең 12-14 яшьлекләр арасында чыгыш ясаган Арина Климова, Гөлнур Алишева да - алтын медаль ияләре. Арина белән Гөлнур "Чир хип-хоп двойка" төркемендә көмеш медаль дә алдылар.

- Балаларыбызның 300 спортчы катнашкан бәйгедә җиңү яулаулары - безнең өчен зур шатлык ул. Республика күләмендәге дәрәҗәле бәйгегә әзерләгәне өчен педагог Айгөл Рәисовнага олы рәхмәтебезне белдерәбез, - диләр әти-әниләр.

Хәзер яшь спортчылар Мәскәүдә узачак Россия Чемпионатына әзерләнәләр.

Белешмә:

Чир спорты - ул бию, гимнастика, акробатика элементлары кертелгән спорт төре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев