Әгерҗе спортчылары республика ярышларыннан җиңү белән кайттылар
Спорт дөньясында

Әгерҗе спортчылары республика ярышларыннан җиңү белән кайттылар

Ярышларда 100 дән артык спортчысы катнашты

Завьяловода армрестлинг-2021 буенча республика ярышлары узды.

Ярышларда Удмуртия, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләренең 100 дән артык спортчысы катнашты.

Әлеге ярышларда катнашкан Әгерҗе шәһәренең "Спорт мәктәбе" спортчылары түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:

Шагеева Рузилә - 1 урын

Козиев Рөстәм - 1 урын

Насиков Алмаз - 1 урын

Шаехова Ольга - 2 урын

Гыйләҗев Фәрхәт - 3 урын.

Спортчыларны ярышларга Закиров Руслан Рәмзил улы әзерләде.
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев