Түбәндәге урыннар яуладылар
22 апрельдән 25 апрельгә кадәр Екатеринбургта "Урал кубогы" Бөтенроссия армрестлинг ярышлары узды. Анда Закиров Руслан Рәмзил улы җитәкчелегендә Әгерҗе районы "Спорт мәктәбе" спортчылары актив катнаштылар.
Чарада Екатеринбург, Севастополь, Свердловск өлкәсе, Төмән шәһәре, Чиләбе шәһәре, ХМАО командалары бар иде.
Шәхси зачетта "Спорт мәктәбе" спортчылары түбәндәге урыннарны алды: Шагеева Рузилә - 6 урын, Руслан Закиров - 4 урын, Красноперов Данил - 9 урын.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев