Әгерҗе тимерьюлчылары Красноярскига кадәр хоккей ярышларына баралар
Хоккей дигәндә ашау да, йокы да кача
Корыч юлларда эшләүче Әгерҗе машинистлары һәм аларның ярдәмчеләре җаваплы хезмәт көненнән соң арып өйләренә кайткач та ял турында уйламыйлар.
“Хоккей дигәндә ашау да, йокы да кача“, диләр алар.
“ГЕНЕРАЛЬ РЕПЕТИЦИЯ“
Ноябрь аенда Ижау төбәге тимерьюлчылары профсоюз комитеты Кубогына узачак ярышларга ныклы әзерлек алып барганнар. Нәтиҗәсе дә сөендерерлек булды. Бозда очрашкан көндәшләре – Әгерҗенең җыелма һәм Ижау тимерьюлчылары командалары арасында “Әгерҗе тимерьюлчылары“ лаеклы төстә беренче урын яулады. Алар финалда Әгерҗе җыелма командасын 8:3 исәбе белән җиңделәр. “Иң яхшы һөҗүмче“ һәм “Иң матур алка өчен“ номинацияләрендә дә әлеге команда уенчылары Динир Галиев һәм Артур Аптеков бүләкләнделәр.
Ә икенче урын алган Әгерҗе җыелма командасы уенчысы Дмитрий Иванов “Иң яхшы капкачы“ номинациясе җиңүчесе итеп билгеләнде.
– Әлеге турнирны ел саен оештырабыз. Дөрес, ул һөнәри бәйрәмебез – Тимерьюлчылар көне алдыннан августта уза иде. Быел пандемия аркасында кичектерергә туры килде. Әмма монысы аеруча истәлекле булды. Турнир ТАССРның – 100, Җиңүнең 75 еллыкларына багышланды, – ди локомотив депосы профсоюзлар комитеты рәисе Олег Шумков.
Ул әлеге уеннарның “генераль репетиция“ булуын, иң осталарның тиздән Горькийда тимер юл оешмалары арасында узачак турнирда көч сынашачакларын, аннан иң-иңнәрнең Красноярскига тагын да дәрәҗәлерәк ярышка барачакларын да әйтте.
ШУГАЛАКТА УЙНАП ҮСКӘН МАЛАЙЛАР БЕЗ
“Әгерҗе тимерьюлчылары“ командасы капитаны Артем Рыковның әлеге ярышларда күп тапкырлар катнашканы бар.
– Хоккей, футбол – кечкенәдән яратып уйнап үскән спорт төрләре. Без хәзерге кебек уңайлы шартларда уйнадыкмыни?! Стадионда шугалак бар иде. Шунда уйнап үскән хоккейчылар без, – ди Артем.
Ярышларда Артемга хатыны Евгения, нәни кызлары Даша һәм Маша да көч биреп торалар.
– Артемның өйдә торганы да юк диярлек. Йә эштә, йә тренировкада ул. Үз өстендә ныклап шөгыльләнмәсә, 34 яшендә дә бозда яшьләрчә җитезлек белән уйный алыр иде микән?! Без аның өчен бик шат, – ди Евгения.
Команда ветераннары Максим Жестков, Сергей Терешкин да бозда үзләрен бик ышанычлы тоталар. Алардан өлкәнрәк Рифкать Шәймәрдановның бозга чыкмаганына бер ел гына икән әле. 55 яшенә кадәр хоккей уйнаган.
Ә Сергей Петровичка 49 яшь. Берничә буын хоккейчылар тәрбияләгән остаз ул.
Ветеран спортчы ярыш барган вакытта карарларны тиз һәм төгәл кабул итәргә кирәклеген, хоккей команда уены булганлыктан аз гына ялгышлык та гафу ителмәнгәнлеген дә әйтте.
– Тимераякка басып бозган чыккансың икән, син аннан гомер буена аерыла алмыйсың, – ди Сергей.
Һәм ул кайчандыр үзенең шәкертләре булган хоккейчылар өчен бүген дә җан атуын, аларның да әлеге спорт төрен гомерлек юлдашлары итеп сайлауларына сөенүен белдерде. Шундыйларның берсе – Ришат Шәйхетдинов өчен көч бирергә әти-әнисе Илшат–Фирдания дә килгәннәр иде.
– Чынлап та, улыбыз Ришат, аның дусты Эдуард Шәйхәйдаров балачактан хоккей белән мавыктылар. Иске янгын сүндерү часте бинасы артында шугалакта уйнадылар. Аны көннәр салкынайтып җибәрүгә үзләре катыралар иде. Ярышларга да бик күп йөрттек. Спортка мәхәббәт тәрбияләгән тренерлары Сергей
Терешкин, Нәзир Шакировның йогынтысы зур булды, улыбыз Әлмәт физкультура техникумына укырга керде. Белгечлеге буенча эшләмәсә дә, спорт – аның гомерлек юлдашы, – ди Илшат абый.
Әнә шулай, ничә генә яшьтә булсалар да, аякларында – тимераяк, өсләрендә – хоккейчы костюмы, кулларында кәшәкә бу ир-егетләрнең.
– Эштән соң бергә җыелып вакытны файдалы итеп уздыру безгә бик ошый. Ир урталары булганда да спорт дип янып яшәвебез үсеп килүче буынга да матур үрнәк бит ул, – ди Артем Рыков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев