Әгерҗе укучылары йөгерү юлларына чыктылар + ФОТО
Бүген Әгерҗедә укучылардан алып түрәләргә кадәр "Милләтләр кроссы" Бөтенрәсәй акциясенә кушылып йөгерү юлларына чыктылар. Иң беренче старт югары сыйныф укучыларына белем алучы кызларга бирелде. Бер чакрым араны 3,02 минутта узган 3нче мәктәп укучысы Анастасия Красноперовага тиңнәр булмады. Икенчедә - бары 8 секунд аерма белән 2нче мәктәптән Әдилә Фәйзуллина. 3нче мәктәптән...
Бүген Әгерҗедә укучылардан алып түрәләргә кадәр "Милләтләр кроссы" Бөтенрәсәй акциясенә кушылып йөгерү юлларына чыктылар.
Иң беренче старт югары сыйныф укучыларына белем алучы кызларга бирелде. Бер чакрым араны 3,02 минутта узган 3нче мәктәп укучысы Анастасия Красноперовага тиңнәр булмады. Икенчедә - бары 8 секунд аерма белән 2нче мәктәптән Әдилә Фәйзуллина. 3нче мәктәптән Ангелина Матвеева - өченче урында.
Настя да, Әдилә дә ике ел инде футбол белән шөгыльләнәләр.
- Көнгә 4-5 чакрым йөгерергә туры килә. Җәйге яллардан соң күрсәткеч түбәнрәк. Әмма призлы урынга эләгү барыбер сөендерә, - диләр кызлар.
Спорт белән шөгыльләнүче егетләр дә призлы урыннарны кулдан ычкындырмадылар. Бимадан Алексей Шуматов финишка 2,28 минутта килеп җитте. Икенче-өченче урыннарда - 4нче мәктәптән Нияз Кашапов, 3нче мәктәптән Тимур Галимҗанов.
Шунысы да сөендерә, шәһәр мәктәпләрендә укучы яшьтәшләре белән бергә йөгерү юлларына Тирсә, Бима, Сарсак-Омга укучылары да чыктылар. Ә командалар буенча урыннар түбәндәгечә:
Беренчедә - 1нче гимназия,
Икенчедә - 3нче мәктәп,
Өченчедә - 4нче мәктәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев