Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре йөзү һәм чаңгыда йөрү буенча сыналачаклар

Әгерҗедә күп еллар дәвамында авыл җирлекләре арасында спартакиада уза. Ул үз эченә волейбол, җиңел атлетика, шашка-шахмат, бадминтон, аркан тарту, дартс һәм башка күптөрле ярышларны ала. Быел спартакиадага 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә старт биреләчәк. Бәйрәм көнне аны район җитәкчеләре белән берлектә тантаналы төстә ачу планлаштырыла. Бу көнне авыл башлыклары...

Әгерҗедә күп еллар дәвамында авыл җирлекләре арасында спартакиада уза. Ул үз эченә волейбол, җиңел атлетика, шашка-шахмат, бадминтон, аркан тарту, дартс һәм башка күптөрле ярышларны ала.

Быел спартакиадага 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә старт биреләчәк. Бәйрәм көнне аны район җитәкчеләре белән берлектә тантаналы төстә ачу планлаштырыла.

Бу көнне авыл башлыклары дартс буенча осталыкларын күрсәтәләр. Волейбол уеннарына жирәбә дә сикертеләчәк. Соңгысы буенча ярышлар төрле авылларда уздырылачак, бер генә спорт залы да читтә калмаячак, диләр оештыручылар. Командалар көнгә бер генә уен күрсәтәләр һәм 25 очкога кадәр уйныйлар. Ир-егетләр бәйрәмендә кул көрәше, аркан тарту ярышларында физик яктан иң көчлеләрне һәм бердәм командаларны да ачыклыйлар. Гомумән, быел узачак спартакиадага ун ярыш төре кертелде. Яңа төрләр дә бар. Болар - авыл җирлекләре арасында чаңгы һәм йөзү буенча эстафеталар. Бу ярышларда авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре катнашу мәҗбүри булачак. Спартакиада кысаларында авыл башлыклары өчен бадминтон уздыру да күздә тотыла. Спорт сөючеләр үзләрен шашка, шахматта да күрсәтә алалар. "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" ярышларында да гаиләләр актив катнашырлар дип көтелә. Спартакиадада авыллардан гына түгел, шәһәрдән дә бер команда сыналачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев