Әгерҗедә булачак солдатлар спортта осталыкларын күрсәттеләр
Әгерҗе, Түбән Кама, Минзәлә районнарының армиягә китәргә әзерләнүче егетләре Әгерҗедә узган зона спартакиадасына җыелды. Алар спорт ярышларында физик яктан әзерлекләрен күрсәттеләр.
Көзге чакырылыш барган вакытта булачак солдатларның спортка, армиядә кирәк булачак күнекмәләргә аеруча зур игътибар бирүләре сөендерә. “Олимп“ спорт комплексында егетләрнең гер күтәрүдә, турникта күтәрелүдә, “отжимание“, пресс ясауда, автоматны сүтеп-җыюда, аннан атуда, йөгерүдә, аркан тартуда тырышып сыналуларына, командаларын алга чыгарырга омтылуларына “афәрин“ дими, ни дисең...
Егетләрне сәламләгән, аларның илебезне иминлеген, безнең тынычлыгыбызны саклаганда уяу, көчле, нык ихтыярлы булуларын теләгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, хәрби комиссар Илгиз Галиев та ярышларны күзәткәндә “үзебезнең армиягә киткәндә физик яктан нык әзерлекле булырга тырышуларыбыз искә төште“, диделәр.
Түбән Камада егетләрне солдат тормышына әзерләүгә бигрәк тә нык игътибар бирелә икән. Биредәге “Патриот“ үзәгендә булачак солдатлар нинди генә спорт төрләрендә шөгыльләнмиләр... Алар – республикада да иң-иңнәр рәтендә.
- Безнең үзәкне студентлар бигрәк тә ярата. Бүгенге спартакиадага килгән егетләр дә – төрле уку йортларында белем алучы беренче курс студентлары. Безнең максат – аларны армиягә, чын ирләр булырга, мөстәкыйль тормышка әзерләү, – диде үзәк директоры Айрат Шәрифуллин.
Түбән Кама егетләренең һәр спорт төренә бик җитди әзерләнгәннәре ярышлар вакытында бигрәк тә сизелде. Мәсәлән, Денис Рябов “отжимание“ һәм пресс ясауда 84 очко туплады. Иптәшләренең дә күбесе аның күрсәткечен кабатладылар.
Кечкенәдән кикбоксинг белән шөгыльләнгән бу егетнең физкультура институтында укуы һәм һәр биремне төгәл һәм тиз үтәве гаҗәп тә түгел. “Мин тормышымны спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм“, ди Денис үзе дә.
Алардан Әгерҗе һәм Минзәлә егетләре дә калышмадылар. “Отжимание“ һәм пресс ясауда шәһәрдәшебез Айрат Минһаҗевның күрсәткече яшәтәшләре арасында иң яхшысы булды. Риналь Чигашов аннан беразга гына сынатты. Автоматны сүтеп җыюда да Айрат яхшылар рәтендә булды. Ә иң югары күрсәткеч – Эрик Бәшировныкы. Аңа автоматны сүтеп җыю өчен нибары 27 секунд кирәк булды. Ә менә “челночный бег“та Илназ Ризванов әгерҗелеләр арасында беренче булды. Ул билгеле бер араны 26 секундта үтте.
- Көн саен диярлек ун чакрым йөгерергә тырышам. Футбол уйнап үскән, “Спутник“ командасы белән бөтен республиканы әйләнгән егет бит мин. Җиңел атлетика – иң яраткан спорт төрем, – ди Илназ.
11 ноябрьдә Илназ армиягә китә икән.
- Әлеге спартакиада бик файдалы булды. Боларның барысын да солдатлардан таләп итәчәкләр бит, – диде ул.
Спартакиаданың иң мавыктыргыч ярышларның берсе аркан тарту иде. Командадан өчәр егет җиңү өчен җан атканда калганнар аларга көч бирде. Әгерҗе – беренче, Түбән Кама – икенче, Минзәлә өченче урыннарны алды.
Ә гомуми очколар саны буенча Түбән Каманың булачак солдатлары беренчелеккә чыктылар һәм Кубок белән бүләкләнделәр. Пьдесталның икенче баскычына – Әгерҗе, өченчесенә Минзәлә егетләре күтәрелде.
Илгаз Галиев егетләрне котлаганда аларга иң изге теләкләрен дә юллады.
- Армиядә сынатмагыз, үзегезне бары уңай яктан гына күрсәтегез. Безгә сездән яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев