Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә өлкәннәр яшьләрне уздырды

Көндәшләр ныклы әзерлек белән килгәннәр

Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирер алдыннан Әгерҗедә йөзү буенча район чемпионатының өченче этабын уздыру юкка булмады. Әлеге спорт бәйгесендә өлкәннәр яшьләрне дә уздырдылар. 

Катнашучыларга бирем дә җиңелләрдән түгел иде: башны күтәрми йөзәргә, кул һәм аяклар белән эшләргә, бассейнның бортына кулны тигезергә... Үзеңдәге дулкынлану хисен дә җиңәргә кирәк бит әле. Әмма катнашучылар сер бирмәделәр. Җанатарларның җан-фәрманга көч бирүләре дә ярдәм итми калмагандыр. 
Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә 57 яшьлек Зөлфирә Березюкка тиңнәр булмады. Сигез ел элек Әгерҗегә күчеп кайткан Зөлфирә апа үзе җиңәрмен дип уйламаган да. 

–    Яшь чакта йөзү иң яраткан спорт төрләремнең берсе иде. Әмма күп еллар инде ныклап шөгыльләнгәнем юк. Бу бәйгегә дә танышларым сораганга гына килдем. Әмма үкенмим! “Өченче буын“ университеты командасы өчен катнаштым һәм, иң мөһиме, медаль яуладым, – диде ул. 

Иж-Бубыйдан Гөлшат Җәләлетдинова пенсионер ханымнан беразга гына калышты. Аның өчен дә бу күпьеллык тәнәфестән соң беренче тапкыр сыналу булган.

 –    Көндәшләр ныклы әзерлек белән килгәннәр. Барысы да бик тиз йөзделәр. Бу ярышта икенче урын алу да җиңүгә тиң дип уйлыйм. Командабызның көч бирүе бик нык булышты. Җанатарларның энергиясен сизеп тордым, – диде Гөлшат апа финишка килгәч. 

– Киләчәктә йөзү буенча ярышлар уздырылса, тагын үземне сынаячакмын, – дип тә өстәде.

Иж-Бубый командасына көч бирүчеләр арасында авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов та бар иде. Ул үзе дә йөзү буенча ярышларда һәрвакыт катнашып килә. Муниципаль хезмәткәрләр арасында ел саен республика ярышларында да сынала. 
–    Гомумән, авылдашлар спорт белән дус дияр идем. Җирлегебездә ел саен теннис, волейбол турнирлары уздырабыз. Бик тиздән балалар һәм яшьләр өчен ачылачак спорт мәйданчыгы да буш тормас дигән ышанычыбыз зур. Ә бу бәйгегә килгәндә, без өченче урынга калдык, әмма төшекелеккә бирелмибез. Алда әле йомгаклау эатбы булачак. Анысына ныклап әзерләнербез, – диде ул. 

Ярыш нәтиҗәләре турында тулырак газетабыздан укып белегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев