Әгерҗедә район башлыгы Кубогына футбол уеннары кыза
Әгерҗедә район башлыгы Кубогына узучы футбол ярышлары кызганнан-кыза бара. Егерменче тапкыр үткәрелүче әлеге турнирда унөч команда җиңү өчен җан ата. Һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә стадион футболчылар, спорт сөючеләр, җанатарларның күңелле тавышларына күмелә.
Әлеге турнирның матур үткәне, җиңүгә омтылышлы бүгенгесе, өметле киләчәге бар. Ярышларның тәүге елларында футбол кырында җиде-сигез команда гына очрашса, соңгы вакытта аларның саны дистәдән артык була. Быел да Әгерҗедән “Удача“, “Патриот“, “Спутник Ультрас“, “Локомотив“, “ВЧД“, “Орбита“, “Яшьләр“, “Арарат“, “Спарта“ командалары һәм Тирсә, Сарсак-Омга, Көчек авыллары уенчылары туп тибәләр.
- Сыналган командалар янында Тирсә һәм Көчек егетләрен дә күрү аеруча сөендерә. Авыл яшьләре бер генә ярышны да калдырмыйлар. Сала халкының хәзерге вакытта кызу эш чоры булса да, спортка вакыт кызганмаулары сокландыра, – ди спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.
Әнә бит, Тирсә командасы капитаны Рамил Гыйнатуллин бу турнирда күптән катнашасылары килүе турында сөйли.
- Физкультура укытучысы, спорт сөюче буларак, әлеге ярышта сыналу теләге белән күптән яна идем. Быел тәвәккәлләргә булдым. Егетләргә бер сызгыру җитте, шунда ук команда тупланды. Араларында укучылар да, студентлар да бар, – ди Рамил.
Педагог командаларның ярышка җитди әзерләнгәнлекләре турында да әйтте. Көндәшләр бик көчле, әлеге спорт төрен яратулары күренеп тора, диде ул.
Тирсәлеләр әле тәҗрибә генә тупласалар, Әгерҗе станциясе егетләре бу турнирда җиденче ел катнашалар инде.
- Ярышны ел саен көтеп калабыз. Сыналган командабыз да бар, – ди капитан Александр Галкин.
Алар турнирда әлегә уңышлы гына уйнап киләләр.
- Финалга барып җитү өчен бар көчебезне куячакбыз, – диләр егетләр.
Тимер юл оешмалары арасында узучы күп кенә бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулаучы бу спорт сөючеләр футбол кырында үзләрен бик ышанычлы тотулары, бердәмлекләре белән дә сокландыралар.
- Эшебез сменалы булу сәбәпле, күп вакыт йә эштән кайтып өлгереп булмый, йә төнгә барырга кирәк. Ул вакытта җитәкчебез Айрат Җәләетдинов һәрвакыт хәлебезгә керә. Җитәкчеләр дә ярдәм итеп торганда без сынатмаска тиеш, – ди Александр.
Әлеге командада егетләрнең уртача яше 25-27 булса, “Арарат“тагыларныкы – 23. Алар – барысы да кечкенәдән спорт белән чыныгып үскән шәһәр малайлары.
- Өч ел рәттән әлеге турнирда икенче урын алдык. Финал уеннарына кадәр футбол кырында үзебезне бик иркен, ышанычлы тотсак та, хәлиткеч ярышта каушап калабыз бугай. Быел җиңү безнең кулда булырга тиеш дип үзебезне алдан ук әзерләп куйдык. Шуңа күрә ярышлар булмаган көннәрдә дә стадионда һәрдаим шөгыльләнәбез. Әлегә безнең җиңелүләр юк, – ди “Арарат“ командасы уенчысы Хуршет Кенджаев.
Район башлыгы Кубогы иясе булу өчен утыз градуслы эсседә җиңү өчен җан-фәрманга тырышучы бу спорт сөюче егетләрнең тырышлыгына, үҗәтлегенә җанатарлар да шакката. Әнә, Гөлнара Садыйкова улы Тимурның дуслары уйнаучы узган елгы Кубок ияләре “Удача“ командасына көч бирә. Иптәшләре Динар, Владислав, Александр белән бергә хәрби хезмәттә булган Тимур быел әлеге турнирда катнаша алмый.
- Әмма футбол кырына чыккан командабыздагы һәр егет миңа үз улым кебек якын. Бер генә ярышны да калдырмыйм. Командабызга җиңәргә язсын. Ә футбол турында уеннардан соң улыма хәбәр итеп торам. Ул да егетләргә уңышлар тели, – ди Гөлнара.
Быелгы турнирда кем район башлыгы Кубогы иясе булыр? Җиңүче 4 августта – Шәһәр көнендә билгеле булачак. Бу көнне стадионда финал уеннары гөрләячәк.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев