Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә шахмат буенча турнирда җиңүче пенсионерлар билгеле

Алар осталыкта сыналды

Республикада пенсионерлар арасында шахмат ярышлары буенча темпо-турнир игълан ителде. Бәйгенең муниципаль этабында районыбызның шахмат сөюче өлкәннәрен җыйды.

Өлкәннәр арасында узган ярышлар вакытында районда шахмат буенча федерация булдыру турында да сөйләшү алып барылды. Аның белән заманында үзе дә шахмат буенча зур уңышларга ирешкән район башлыгы Азат Вәлиев җитәкчелек итәчәк. Әлеге спорт төрен үстерү максатыннан җаваплы кешеләр – районыбызның көчле шахматчылары билгеләнде. Тугызбуй зонасында – Иске Эсләктән Рафаэль Гыйззәтуллин, мари авылларында – Иске Чекалдадан Павел Королев, Тәбәрледән алып Иж-Бубыйга кадәр – Иж-Бубыйдан Раил Латыйпов, Әгерҗедә Асаф Әбсәләмов шахмат сөючеләрне туплаячаклар.

Ярышка әгерҗелеләрдән тыш, Иж-Бубый, Иске Чекалда, Красный бор, Иске Эсләктән дә шахмат сөюче ветераннар килгән иде. 

Бу көнне өлкән шахмачылар белән район башлыгы Азат Вәлиев та очрашты. Алар проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, шахмат сөючеләр үз фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. 

Призлы урын алучылар Азат Рөстәм улы кулыннан Мактау грамотлары һәм сертификатлар алдылар. Җиңүчеләр тиздән район данын яклап Алабугада узачак зона этабында катнашачаклар. 

Җиңүчеләр: 

Шахмат буенча:
Беренчедә – Әгерҗедән Ленар Мурзин.
Икенчедә – Иж-Бубыйдан Раил Латыйпов.
Өченчедә – Иске Эсләктән Рафаэль Гыйззәтуллин, Әгерҗедән Асаф Әбсәләмов. 

Шашка буенча:
Беренчедә – Красный бордан Людмила Ефимова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев