Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедән 7 спортчы Татарстан җыелма командасына сайлап алынды

Алар абсолют реаль көрәш буенча Чемпионатта җиңделәр

12-13 февральдә "Талантлар салават күпере" балалар иҗат йортының кул көрәше берләшмәсеннән 24 укучы өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Майоров җитәкчелегендә Казан шәһәрендә абсолют реаль көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенә һәм чемпионатына бардылар.

Чемпионатта бөтен Татарстаннан 300 дән артык спортчы катнашты. Спортчыларыбыз безнең район данын лаеклы яклады:

1 урын-Хәйруллин Эмиль, Трейдин Адам, Кондаков Евгений.
2 урын-Чернов Александр, Җамалов Камил, Хуҗиәхмәтов Максим, Йосыпов Аяз.
3 урын-Коробейников Матвей, Латыйпов Радмир, Кудрявцев Артур.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча 7 көрәшчебез Татарстан җыелма командасына сайлап алынды. Алар Сочи шәһәрендә узачак Бөтенроссия ярышларына барачак. Турнирда җиңүчеләр дөнья чемпионатына Россия җыелма командасына юлламалар алачаклар, дип хәбәр итә ДДТ коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев