Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗенең Боз сараен 34 миллион сумга яңарттылар

Ел әйләнәсе шөгыльләнү мөмкинлеге бар

Әгерҗе КВНчылары моңа кадәр үз чыгышларында Боз сараендагы бозның эрүе хакында бер генә тапкыр шаяртып сөйләмәделәр. Капиталь ремонттан соң бу проблема белән бергә башкалары да юкка чыккан. Күптән түгел яңартылган бина буйлап йөргәндә биредә күп нәрсәләрнең үзгәргәненә үзебез дә инандык.  

Экскурсияне Әгерҗе спорт мәктәбе директоры Илдус Чуков һәм аның урынбасары Наталия Мөхәммәтҗанова уздырдылар. Сәяхәтебезне фойедан башладык. Ул танымаслык булып яңарган. Шунда ук стеллажлар белән җиһазландырылган төп дивар күзгә ташлана. Стеллажларда күпсанлы Кубоклар урын алган. Ә бу – уңышларның төп күрсәткече. 

Җиңүгә ирешүдә көнкүреш шартлары да зур роль уйный. Театр элгечтән башланган кебек, хоккей матчы та киенү-чишенү бүлмәсеннән башлана. Биредә дә тиешле дәрәҗәдә косметик ремонт ясалган. Төсләрне сайлаганда яшь хоккейчыларның да теләген исәпкә алганнар. Санузелда да чиста, якты һәм уңайлы.   

–    Элек юыну бүлмәләрендә гел плиткалар кубып интектерде. Ә алар астындагы стена юеш булу аркасында карала иде. Хәзер кафель астында – кирпеч, – дип сөйли биредә Боз сарае ачылган көннән бирле хезмәт куючы Наталия Викторовна.    

Сүз уңаеннан, кичке вакытта халык күп җыелганнан соң киенү-чишенү бүлмәләре җитми икән. Биналарны бүлгәләгәннән соң тагын берне җиһазландыру мөмкинлеге барлыкка килгән. Анысы капкачылар өчен  булачак, диләр. 

–    Бинаны ремонтлау эшләренә тулаем алганда 34 миллион сумнан артык тәгаенләнгән иде. Шуның 19,5 миллион сумы суыту җиһазларына тотылды, – ди Илдус Ирек улы. – Хәзер биредә боз эремәячәк һәм без җәен дә теләге булган һәркемне кабул итә алабыз. Хоккейчыларга да биредә ел әйләнәсе шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килде. 

Тулырак итеп газетабызның җомга саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев