Әгерҗенең футболчы кызлары – зонада беренче
Әгерҗе шәһәренең 2нче мәктәп кызлары капитаннары Юлия Шустова җитәкчелегендә гомуми белем бирү оешмаларының II спартакиадасының зона этабында җиңү яуладылар. Ярышларда тугыз команда катнаша. Әгерҗенең футболчы кызлары Тукай һәм Зәй районнары белән бер төркемгә эләгәләр. Аларны җиңгәннән соң мамадышлылар белән уйныйлар. Тренер Илдар Идиятов шәкертләре аларны да җиңүгә ирешәләр. Финалда җиңү...
Әгерҗе шәһәренең 2нче мәктәп кызлары капитаннары Юлия Шустова җитәкчелегендә гомуми белем бирү оешмаларының II спартакиадасының зона этабында җиңү яуладылар.
Ярышларда тугыз команда катнаша. Әгерҗенең футболчы кызлары Тукай һәм Зәй районнары белән бер төркемгә эләгәләр. Аларны җиңгәннән соң мамадышлылар белән уйныйлар. Тренер Илдар Идиятов шәкертләре аларны да җиңүгә ирешәләр. Финалда җиңү өчен әегрҗелеләргә Минзәлә командасы белән сыналырга туры килә.
- Кызларга уеннар җиңел бирелде. Бу - даими тренировкаларның нәтиҗәсе. Без биш көн мәктәптә, аннан шимбә, якшәмбе түләүле шартларда "Олимп" спорт комплексында шөгыльләнәбез. Теләктәшлек күрсәткәннәре өчен ата-аналарга зур рәхмәт, - ди тренер Илдар Идиятов.
Кызлар 20-21 январьда Казанда узачак республика этабына әзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев