Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары Урал кубогында катнашты
Әгерҗедәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче егет-кызлар Екатеринбургта Урал кубогында катнаштылар. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 20дән артык команда килгән иде. Иң көчле спортчылар катнашкан ярышта Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары да сынатмадылар. Рузилә Шаһиева һәм спортчыларны ярышка әзерләгән тренер Руслан Закиров пьедесталның беренче баскычына күтәрелделәр. Алмаз Вәлиуллин һәм Арсений...
Әгерҗедәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче егет-кызлар Екатеринбургта Урал кубогында катнаштылар.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 20дән артык команда килгән иде. Иң көчле спортчылар катнашкан ярышта Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары да сынатмадылар. Рузилә Шаһиева һәм спортчыларны ярышка әзерләгән тренер Руслан Закиров пьедесталның беренче баскычына күтәрелделәр. Алмаз Вәлиуллин һәм Арсений Чечетко бишенче урын алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев