Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Әгерҗенең каты куллы спортчылары Удмуртия кубогын яулады

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Руслан Закиров җитәкчелегендә шөгыльләнүче 12 егет-кыз кул көрәше буенча Ижауда узган Удмуртия кубогы өчен ярышларда катнаштылар. Бәйгедә Рузилә Шаһиева, Клавдия Плотникова - беренче, Аделя Шәйдуллина, Алнур Шакиртов - икенче, Марат Сөләйманов - өченче, Арсений Чечетко, Батыр Чураев, Алмаз Садыйков дүртенче урыннарны алдылар. Руслан Закиров үзе дә, көндәшләрен...

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Руслан Закиров җитәкчелегендә шөгыльләнүче 12 егет-кыз кул көрәше буенча Ижауда узган Удмуртия кубогы өчен ярышларда катнаштылар.

Бәйгедә Рузилә Шаһиева, Клавдия Плотникова - беренче, Аделя Шәйдуллина, Алнур Шакиртов - икенче, Марат Сөләйманов - өченче, Арсений Чечетко, Батыр Чураев, Алмаз Садыйков дүртенче урыннарны алдылар. Руслан Закиров үзе дә, көндәшләрен җиңеп, беренче урын яулады. Нәтиҗәдә, Удмуртиянең төрле шәһәрләреннән килгән 120 спортчы арасында Әгерҗе егет-кызлары иң күп очко туплап, команда буенча беренче урын алдылар һәм Кубок белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев