Әгерҗенең медицина хезмәткәрләре республика спартакиадасында – өченче
Кичә Казанның "Трудовые резервы" стадионында медицина хезмәткәрләре арасында "Сәламәтлек-2017" спартакиадасының финалы узды. Менделеевта узган зона ярышларында беренче урын яулаган районыбызның ак халатлы шәфкать ияләре Казанда зур бәйгедә катнаштылар. Финалга барлыгы 14 команда чыккан иде. Һава торышы сөендерерлек булмаса да ярышлар бик киеренке барган. Медицина хезмәткәрләре бадминтон, волейбол, җиңел атлетика, өстәл...
Кичә Казанның "Трудовые резервы" стадионында медицина хезмәткәрләре арасында "Сәламәтлек-2017" спартакиадасының финалы узды. Менделеевта узган зона ярышларында беренче урын яулаган районыбызның ак халатлы шәфкать ияләре Казанда зур бәйгедә катнаштылар. Финалга барлыгы 14 команда чыккан иде.

Һава торышы сөендерерлек булмаса да ярышлар бик киеренке барган. Медицина хезмәткәрләре бадминтон, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, аркан тарту, шахматта сыналганнар.
Авыл командалары арасында Балык Бистәсе командасы - беренче, Чүпрәле - икенче. Әгерҗе районы үзәк хастаханәсенең шәфкать ияләре - өченче урында. Эдуард Овчинников җитәкчелегендәге медицина хезмәткәрләрен бронза медальләре белән котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев