Әгерҗенең нәни спортчылары Самарадан җиңү яулап кайтты
Спорт дөньясында

Әгерҗенең нәни спортчылары Самарадан җиңү яулап кайтты

Бернинди шик юк иде!

4 июньдә "Интер-Әгерҗе" мини-футбол академиясе филиалы командасы, ел саен үткәрелә торган "Чемпионнар кубогы 2021" футбол буенча Бөтенроссия турнирында катнашу өчен, Самара шәһәренә юл тоткан иде.

Уеннар 5 һәм 6 июньдә Волжанка ял базасында узды. Турнирда бөтен Россиядән 70тән артык команда катнашты, безнең шәһәр данын 2014 һәм 2010 елгы ике команда яклады.

Һәм ни дип уйлыйсыз?

Балалар мини-футбол буенча Бөтенроссия турнирында 1 урынны яулап кайттылар.

Хәер, без аларның уңышларына шикләнмәдек тә! Алга таба да бары тик җиңүләр телибез!
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев