Әгерҗенең спорт сөюче гаиләләре бадминтон уйнады
Бадминтон Әгерҗедә башка спорт төрләренә караганда соңрак барлыкка килсә дә, аны хәзер олысы-кечесе үз итә.
Гаиләләр арасында узган бадминтон ярышы да бу спортны яратучылар күплеге турында сөйли. “Олимп“ спорт комплексында ике көн дәвам иткән бәйгедә абыйлы-энеле, ирле-хатынлы ун пар да җиңү өчен җан атты.
2нче мәктәптә кичләрен тренировкаларга йөрүчеләр санын моннан өч ай элек кенә тулыландырсалар да, Ринат–Любовь Хәсәновлар ярышта катнашырга да җөрьәт иткәннәр.
- Бу спорт төрен бик яратабыз. Пенсионерга озын көннәрне ничек тә уздырырга кирәк бит. Менә иптәшем дә, үзем дә лаеклы ялга чыккач сәламәт яшәү рәвеше алып бара башладык, спортка өстенлек бирәбез, – ди Любовь ханым.
Атнага өч тапкыр тренировкага йөриләр, көн саен чаңгыда җилдерәләр икән. Әле Любовь ханым “Өченче буын университеты“ кысаларында йөзү буенча республика ярышларында да катнашкан.
- Менә шулай актив тормыш алып бара башлагач, авырулар да чигенде, – дип елмая Ринат абый.
Районның баш табибы Эдуард Овчинников белән аның җәмәгате Анжелика ханым да – спортчы гаилә. Нинди генә спорт чарасы узмасын, алар һәрчак активлык күрсәтәләр. Бадминтон буенча да осталыклары артканнан-арта бара. Бу көнне дә командаларны бер-бер артлы җиңүгә ирештеләр алар.
Көрәшче егет Хуршет Кенджаев та дус кызы Аделя белән бадминтон уйнады бу көнне. Җитез, оста бу пар да соклану хисләре уятты.
Мәктәп укучылары Динар–Илнат, Саша–Данил да өлкәннәрдән калышмадылар. Нәтиҗәдә, Кенджаевлар – беренче, Овчинниковлар – икенче, туганнар Динар Галимуллин–Илнат Ибраһимов өченче урын алдылар. Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов аларга да, бәйгенең иң яшь уенчылары Саша һәм Данилга да, башка катнашучыларга сертификатлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев