Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗенең “Спутник“ командасы – республикада беренче

16 районнан килгән футболчылар “Олимп“ спорт комплексында өч көн дәвамында мини футбол буенча республика беренчелеге ярышларында сыналдылар.

Казан, Баулы, Әлки, Арча, Актаныш, Мамадыш, Зәй, Менделеев, Минзәлә, Норлат, Алабуга һәм башка командалар белән бергә Әгерҗедән тренерлар Алексей Колчин һәм Илдар Идиятов кул астында шөгыльләнүче 2009-2010 елгы малайлар да футбол кырына чыктылар. Алексей Владимирович ике команда тәкъдим итте. Илдар Рәмис улының  малайлардан торган “Олимп“ һәм кызлар командалары җитезлектә, осталыкта сыналдылар.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Спутник“ командасы, өч көндә ун уенда җиңеп, финалга барып җитте. Хәлиткеч ярышта Әгерҗе футболчыларына Казанның Вахитов районы командасы белән көч сынашырга туры килде. Әмма башкалабыздан килгән спортчыларга да әгерҗелеләргә бирелергә туры килде. Җиңүгә омтылышлары көчле булган “Спутник“ уенчылары 2:1 исәбе белән көндәшләрен җиңде. Әгерҗе футболчылары Кубок, медальләр һәм Грамоталар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев