Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Җиңү җиңел бирелми

Балаларга белем бирү-савыктыру үзәге оештырган шәхси һәм команда беренчелегенә "Ак ладья" шахмат турнирында шәһәр, Кадрәк, Кичкетаң, Кырынды, Исәнбай мәктәпләреннән, 27нче училищедан шахмат сөючеләр катнашты. Бәйгегә килүчеләр 35 кенә булса да, ул иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Эрнест Гәрәев җитәкчелегендәге булачак тимерьюлчылар турнирга беренче тапкыр үзләрен сынап карар өчен килгәннәр. "Шахмат...

Балаларга белем бирү-савыктыру үзәге оештырган шәхси һәм команда беренчелегенә "Ак ладья" шахмат турнирында шәһәр, Кадрәк, Кичкетаң, Кырынды, Исәнбай мәктәпләреннән, 27нче училищедан шахмат сөючеләр катнашты.
Бәйгегә килүчеләр 35 кенә булса да, ул иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Эрнест Гәрәев җитәкчелегендәге булачак тимерьюлчылар турнирга беренче тапкыр үзләрен сынап карар өчен килгәннәр. "Шахмат белән безнекеләр әле бу уку елында гына ныклап шөгыльләнә башладылар. Физкультурадан азат ителгән егет-кызлар дәрес вакытында юкны бушка аударып йөрмиләр, ә шахмат серләренә төшенәләр, кичләрен тулай торакта да яшьләр җыелышып шахмат уйныйлар", - диде Эрнест Ирекович.
Кырынды кызлары да шахмат белән дус икән. Илнара Шәймәрданова, Алисә Шәйдуллина, Эльмира Закирова - республика бәйгеләрендә үзләрен сынаган шахматчы кызлар. "Кичкетаң мәктәбеннән кайту белән шахмат уйнарга йөгерәбез. Тренерыбыз Фидаил абый Шәйдәүләтов әлеге уен серләренә төшендерергә тырыша. Башны эшләтә торган уен булгангадыр, математикадан да без яхшы укыйбыз", - диделәр кызлар. "Шәкертләрем йөзгә кызыллык китерә торганнар түгел. 11 ел тренер булып эшләү дәверендә күп балаларга шахмат "чире" йоктырдым. Үзем дә узган ел Минзәләдән II урын алып кайттым", - ди Фидаил әфәнде.
Ә Исәнбай мәктәбеннән Элина Хәкимова күптән түгел ТР беренчелегенә узган шахмат ярышыннан IV урын алып кайткан. "Өченчегә бары ярты очко гына җитмәде", - дип уфтана ул. Сеңлесе Элиза белән һәр кичне шахмат уйнау да файдага гына, әлбәттә. Җиңү җиңел бирелмәсә дә, кызлар бу бәйгедә җиңелергә ярамаганлыгын яхшы аңлыйлар. Чөнки әтиләре Әюп Хәкимов шахмат буенча тренер бит.
... Шахмат уйный торган залда чебен очкан тавыш та ишетелми. Балалар шулкадәр уенга бирелгәннәр. Чөнки алар бер ялгыш адым да җиңелүгә китерәчәген беләләр. Төштән соң призлы урыннарга эләгүчеләрнең исемнәре билгеле була башлады. Финиш сызыгына якынлашканда инде яшь шахматчыларның йөзләрендә арыганлык та сизелә иде. "Җиңүчеләр рәтендә булырмын дип ышанам. Чөнки 9 көндәшемне җиңдем", - диде бәйгенең иң яшь катнашучысы 3нче мәктәптән Рәшит Шурманов. Һәм аның сүзе дөрескә килде. Ул Кичкетаңнан Александр Гыйльманов, Кадрәктән Владислав Ишпаев белән бергә призлы урынга эләкте. Ә кызлардан Элина Хәкимова, Кичкетаңнан Эльмира Закирова, Алисә Шәйдуллина - җиңүчеләр. Командалар буенча балаларга белем бирү һәм савыктыру үзәгенең ике һәм Кичкетаң командалары - I-III урыннарда.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев