Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Җиңүләр мәктәптән башлана

Бу чәршәмбедә Россиянең, шул исәптән безнең районның да барлык мәктәпләрендә Универсиада дәресләре узды. 3нче шәһәр мәктәбе фойесындагы районыбыз укучыларының төрле спорт ярышларында ирешкән уңышларын сурәтләгән күргәзмәгә сокланмаган кеше калмады. Хәтта Казан кунагы - Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Илгизәр Зарипов та дистәләгән Кубок, грамоталар, һәм, әлбәттә, күпсанлы медальләрне күреп "тел шартлатты"....

Бу чәршәмбедә Россиянең, шул исәптән безнең районның да барлык мәктәпләрендә Универсиада дәресләре узды.
3нче шәһәр мәктәбе фойесындагы районыбыз укучыларының төрле спорт ярышларында ирешкән уңышларын сурәтләгән күргәзмәгә сокланмаган кеше калмады. Хәтта Казан кунагы - Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Илгизәр Зарипов та дистәләгән Кубок, грамоталар, һәм, әлбәттә, күпсанлы медальләрне күреп "тел шартлатты". Әнә, кул сугышы буенча берничә комплект медале булган шушы мәктәп укучысы Айнур Камалетдинов кына да ни тора! Ә мондый спортчылар күп, бик күп бездә.
Җитәкчеләрнең нәкъ менә 3нче шәһәр мәктәбендә узган спорт бәйрәмендә катнашуы очраклы түгел. Чөнки әлеге мәктәп елның-елында районда Тынычлык эстафетасында чемпион кала. Биредә хоккей буенча ТР беренчелегенә узган ярышларда көмеш медаль алган спортчылар укуы белән дә горурланалар. Кул сугышы, баскетбол, волейбол буенча да районда беренчелек - әлеге мәктәп кулында.
"Сәламәтлек театры" республика бәйгесе җиңүчеләре 6А сыйныфы укучыларының әдәби-музыкаль композицияләре дә һәркем күңеленә хуш килде. "Без спорт белән дус. Һәм без таулар да күчерергә әзер!" - диделәр алар бертавыштан.
Ә спортзалда 5-6 сыйныф укучылары өчен олимпия эстафетасы уздырылды. Сәламәт яшәү рәвешен алып барган укучылар эстафета каршылыкларын бик җиңел генә үттеләр. Ә җанатарларның аларга ничек көч биргәнен күрсәгез иде... Спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов та: "Менә каян башлана ул матур җиңүләр. Сез үзегезгә генә түгел, безгә дә яхшы кәеф бүләк иттегез", - диде. Эстафетада 6А сыйныф укучылары җиңү яулады. Ә 5А сыйныфыннан Артем Шуматов, 30 тапкыр отжимание ясап, рекорд куйды.
"Спортта һәрчак көчлеләр җиңә. Ә бүген җиңелүчеләр юк! Спорт белән һәрчак дус булыгыз!" - диде Илшат Салихович йомгак сүзендә.
×××
Башкалабыз Казанда узачак Универсиадага 49 көн вакыт калып бара. Малайлар-кызлар да әлеге ярышларны күзәтерләр һәм үзләре дә киләчәктә спорт буенча матур үрләр яуларлар дип ышанасы килә.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев