Илнар Ясәвиев - турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды
Спорт дөньясында

Илнар Ясәвиев - турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды

Футболчылар көч сынашты

Түбән Новгородта Горький дирекциясенең структур бүлекчәләре арасында Горький дирекциясе башлыгы Кубогына мини-футбол буенча турнир узды.

8 команда арасында 1 урынны Әгерҗенең ТЧЭ-15 эксплуатация локомотив депосы командасы яулады.

Турнирның иң яхшы уенчысы-Әгерҗе ТЧЭ-15 эксплуатация локомотив депосы электровоз машинисты ярдәмчесе-Илнар Ясавиев. Команданың капитаны-Артем Рыков.

Спортчыларыбыз белән горурланабыз!

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев