Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Җиңүләргә юл ачык

"Без армиягә барудан курыкмыйбыз. Чөнки хәрби бурычны үтәргә хәзердән үк әзерләнәбез", - диләр армия кул сугышы секциясендә шөгыльләнүче яшүсмерләр. Моннан берничә ел элек 2нче мәктәптә кул сугышы секциясен җитәкли башлаган Рөстәм Майоровның шәкертләре бүген инде 30га җиткән. - 8 сыйныфта укыганда Әгерҗенең данлыклы тренеры Радик абый Кулышевта дустым Ринат Вәлиуллин...

"Без армиягә барудан курыкмыйбыз. Чөнки хәрби бурычны үтәргә хәзердән үк әзерләнәбез", - диләр армия кул сугышы секциясендә шөгыльләнүче яшүсмерләр.
Моннан берничә ел элек 2нче мәктәптә кул сугышы секциясен җитәкли башлаган Рөстәм Майоровның шәкертләре бүген инде 30га җиткән.
- 8 сыйныфта укыганда Әгерҗенең данлыклы тренеры Радик абый Кулышевта дустым Ринат Вәлиуллин белән кул сугышына өйрәнә башладык. Кызыксынуыбыз көчле булгандыр инде, әлеге спорт төрен бик тиз яратып өлгердек. Аннан тормышта да төрле хәлләргә юлыгасың. Физик яктан нык булу күп кенә каршылыкларны җиңәргә ярдәм итте. Солдат тормышы да әллә ни авыр булмады. Казанда физкультура һәм спорт институтында укыганда да мин башка курсташларымнан аерылып тора идем, - ди Рөстәм үткәннәргә кайтып.
Аннан соңгы еллар мәктәптә укытучы булып эшләү, яңадан бизнеска кереп китү, гаилә тормышы... Әмма беркайчан да спортны икенче планга куймый ул. Гаиләсендә булган авыр югалтулардан соң Рөстәм, тренер булып, Әгерҗе балаларын кул сугышына өйрәтергә кирәк дигән карарга килә.
- Улым Адил үсә төшкән саен аны ни белән булса да кызыксындырырга кирәк иде. Бу идеямне җитәкчеләргә җиткергәннән соң миңа 2нче мәктәптә кул сугышы секциясе алып барырга тәкъдим иттеләр. Шәкертләрем арасында кызлар да, малайлар да бар. Бездә авыру балалар да, ятимнәр дә шөгыльләнә. Беркемне дә кире какмыйбыз. Спортның беркайчан да зыянга булганы юк, рәхәтләнеп шөгыльләнсеннәр, - ди тренер.
Малайлар-кызлар уңышлары белән сөендерә дә башлаганнар. Әле бу уку елында Ижауда, Менделеевскида узган бәйгеләрдән медальләр алып кайткан яшүсмерләрнең йөзләрендә кояш балкый.
- Армия кул сугышы калган спорт төрләреннән нык аерыла. Монда көрәш тә, каратэ да бар. Һәм аны үзебезнең ил спорты дип атыйлар. Мин аны тормышчан спорт төре дип тә әйтер идем. Егетләргә аның файдасы бигрәк тә зур. Без - булачак солдатлар. Ә армия җебегәннәрне һәм юашларны яратмый, - ди Каюм Шәймәрданов. Ул да, аның иптәшләре Максим Александров, Айдар Рәхимов, Салават Саматов, Максим Уразаев, Алексей Чечетко, Арслан Раджабов та инде уңышлары белән мактана алалар. Апалы-энеле Чечетколар секциядә генә түгел, өйдә дә рәхәтләнеп шөгыльләнәләр икән.
- Диана миннән көчлерәк. Әмма алдагы елларга мин аны җиңә башлаячакмын, - ди Алексей.
- Улым Тимур инде икенче ел әлеге секциядә шөгыльләнә. Рөстәм Арикович аларга әтиләре кебек якын. Аның сүзе - закон. Армия кул сугышында шөгыльләнү ул көчле, сәламәт булу дигән сүз генә түгел бит әле. Монда патриотизм, Ватанга мәхәббәт дигән төшенчәләр дә кергән. Улларыбызга зур өметләр баглыйбыз һәм аларның киләчәктә дә матур уңышлары белән сөендерәчәкләренә ышанабыз, - ди Салават Шакиров.
Ижауда узган бәйгедә призлы урын алучыларны район хәрби комиссары Илгиз Галиев та тәбрикләде:
- Безнең районны чит төбәкләрдә танытуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Бу - бик җитди спорт төре. Вакытыгызны кызганмыйча шөгыльләнегез. Иренмәгез, спорт ялкауларны яратмый, - диде ул. Ата-аналар комитеты әзерләгән бүләкләр яшүсмер спортчылар күңеленә бик тә хуш килде.
Балаларга бу спорт төренең нечкәлекләрен өйрәтергә әзер торган Рөстәм Майоров кебек тренер һәм аның һәр киңәшенә колак сала белгән мондый шәкертләр булганда җиңүләргә юл ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев