Исәнбай көрәшчесе бүген “Манзара“ бәйгесендә катнаша
Тәбәрледә туып-үскән, кечкенәдән әтисе Рәүфәт җитәкчелегендә көрәш серләренә өйрәнгән, мәктәпне тәмамлап Казанда журналистлыкка укып ТНВ каналында “Батырлар“ тапшыруын алып барган, гомумән, татар көрәшен үстерү, халыкны келәм пәһлеваннары белән таныштыру өчен күп көч куючы якташыбыз Айдар ШӘЙМӘРДАНОВ, менә инде икенче ел бөтен татар дөньясын шаулатып, Казанда “Манзара“ көрәш бәйгесе уздыра.
Бүген цирк бинасында булачак әлеге көрәш ярышы һәм җыр тамашасында беренче тапкыр безнең районнан да быелгы Сабан туеның баш батыры катнаша. Ул – Исәнбай егете Альмир ШӘРӘФИЕВ.
Альмир Шәрәфиев көрәшче буларак районда күптән танылды инде. Әгерҗедә узган көрәш бәйгеләрендә җиңүләрен санасак та, алар берничә дистә. Чөнки Альмирның беренче адымын ясый башлаганда – бары җиде яшендә район күләмендә өченче урын алганы бар. Калганнары – пьедесталның иң югары баскычы. Кубоклары да дистәләгән.
- Мин көрәш белән мавыга башлаганда Исәнбайда әле бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр бармак белән генә санарлык иде. Без сыйныфтан дүрт малай – Илшат, Руслан, Марат тренерыбыз Рәшит абый Садыйков җитәкчелегендә көрәш серләренә өйрәнә башладык. Ә беренче тапкыр призлы урынга эләккәч әлеге спорт төрен чын-чынлап ярата башладым һәм аннан аерылмадым да, – ди Альмир.
Районда 34 (!) тапкыр беренче урын яулаган көрәшченең Чаллы, Алабугада узган бәйгеләрдә дә Кубок белән бүләкләнүе гаҗәп түгел. 9 сыйныфны тәмамлап Чаллыга укырга киткәч аңа Татарстан Чемпионатында катнашу бәхете елмая. Ике ел зур күләмле әлеге ярышта ул өченче урын ала.
- Шулай да минем өчен иң истәлеклесе, иң мавыктыргычы Тирсәдә район башлыгы һәм “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте Кубогына узган бәйге булгандыр. Әлеге ярышта мин Сарапулдан килгән 130 килолы Илдар Гыйльфановны җиңүгә ирештем, – ди Альмир.
Ул чагында 70 килолы Альмир Удмуртия пәһлеванын җиңгәч, хәтта Казан кунаклары да “аһ“ иткәннәр, аңа сокланганнар һәм зур өметләр баглаганнар иде. Ул аларның ышанычын аклады. “Армиядән кайткач районның баш батыры булып калу – зур хыялым“ дигән максатына да иреште. Быел Әгерҗе район Сабан туенда мәйдан тотты Исәнбай көрәшчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев