Ижауда узган кышкы спорт төрләре бәйгесендә Күләгәш егете өч алтын медаль яулады
Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә беренче тапкыр кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия уеннары узды. Анда илебезнең төрле почмакларыннан меңләгән спорт сөюче катнашты. Алар үзләрен чаңгы, биатлон, керлинг, сноуборд һәм башка спорт төрләрендә сынадылар. Әгерҗе районы Күләгәш авылында туып-үскән Александр Васильев биатлон буенча осталыгын күрсәтте. Спринтта һәм шәхси узышуда ул беренче урыннарны...
Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә беренче тапкыр кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия уеннары узды.
Анда илебезнең төрле почмакларыннан меңләгән спорт сөюче катнашты. Алар үзләрен чаңгы, биатлон, керлинг, сноуборд һәм башка спорт төрләрендә сынадылар.
Әгерҗе районы Күләгәш авылында туып-үскән Александр Васильев биатлон буенча осталыгын күрсәтте. Спринтта һәм шәхси узышуда ул беренче урыннарны яулады. Катнаш эстафетада да алтын медаль яулады.
Кечкенәдән чаңгы спорты белән шөгыльләнгән, Олимпия резервы мәктәбен тәмамлаган, хәзер Ижауда тренер булып эшләүче Сашаның әлеге уңышларына аның туган авылында яшәүче әти-әнисе һәм туганнары сөенүләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев