Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Яшь шахматчылар үсә

"Җәйге каникуллар вакытында да шахматтан аерыласыбыз килми. Сентябрь җиткәнне хәзер түземсезлек белән көтәчәкбез", - диләр балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенең шахмат түгәрәгенә йөрүче малайлар-кызлар. Әле бер генә ел эшләсә дә, төрле яшьтәгеләрне кызыксындыра алган бу түгәрәк. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә, мәктәп укучылары да, хәтта өлкән яшьтәге апа-абыйлар да бик теләп...

"Җәйге каникуллар вакытында да шахматтан аерыласыбыз килми. Сентябрь җиткәнне хәзер түземсезлек белән көтәчәкбез", - диләр балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенең шахмат түгәрәгенә йөрүче малайлар-кызлар.
Әле бер генә ел эшләсә дә, төрле яшьтәгеләрне кызыксындыра алган бу түгәрәк. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә, мәктәп укучылары да, хәтта өлкән яшьтәге апа-абыйлар да бик теләп шөгыльләнәләр биредә. "Түгәрәкне ачканда бу кадәр бала җыелыр дип уйламаган да идем. Хәзер район Мәдәният сараенда шөгыльләнә торган бүлмәдән иртәдән кичкә кадәр халык өзелми", - ди тренер Әюп Хәкимов.
Мәктәпкәчә яшьтәге 30 бала атнага икешәр тапкыр, 45 мәктәп укучысы өчәр тапкыр һәм 15 пенсионер йөри бирегә. "Шахмат түгәрәге ачылган көннән бирле бер генә занятиене дә калдырганым юк. Бик ошый миңа монда. Өйдә әбием, күрше Фаил абый белән кичләрен рәхәтләнеп шахмат уйныйбыз. Аларны җиңсәм, чын күңелдән сөенәм. Әле туган көнгә дә шахмат бүләк иттеләр", - ди 5 яшьлек Искәндәр Афонин.
"Чынлап та түгәрәкккә йөри башлагач, Искәндәр нык үзгәрде. Шахмат уйларга, хәтерне яхшыртырга өйрәтә, гомумән, башны эшләтә бит ул. Оныгым яңа дуслар да тапты, вакытны да кечкенәдән дөрес бүләргә өйрәнеп үсә", - ди әбисе Гөлшат.
Игорь Шлюгин быел мәктәпкә керә. Шахматтан аерылырга уйламый да. Резидә Закирова исә, бакчага гына йөрсә дә, укый белә инде. Өйдә дә шахмат белән шөгыльләнә, уйнау серләренә тренерлары биргән китаптан да өйрәнә, компьютерда да шахмат уйный икән. Ильяс Нәбиевның әнисе Гөлнара исә улының тренеры турында болай ди: "Әюп Шәрипович - үз эшенең остасы. Ул аларны бик сабыр гына, гади итеп шахмат уйнау нечкәлекләренә төшендерә. Балаларны аңлый, аларга якын килә белә. Армасыннар дип, башка төрле шөгыльләр белән дә мавыктыра белә. Улымны бу түгәрәккә бирүемә һич тә үкенмим". Ә менә Артур Бакасов: "Нигә түгәрәк көн саен түгел микән? - дип аптырый. Аңа әнисе Әлфия кушыла: "Без инде болай да атнага 4 көн йөрибез. Өйдә әтисе белән миңа да тынгылык юк. Гел шахмат уйныйбыз", - ди, елмаеп.
Әгәр түгәрәктә ошамаса, әти-әниләрдән, балалардан мондый уңай фикерләр ишетелмәс иде. Әюп Хәкимов үзе дә кечкенәдән шахмат белән "җенләнеп" үскән. Бала мәгълүматны кечкенә чагында ныграк сеңдереп кала, кызыксынуы көчле була дигән фикердә ул. Исәнбайга күченеп кайткач, биредә 3 ел 45 укучыны шахмат уйнау серләренә өйрәткән. "Анда бик өметле шахматчы малайлар-кызлар үсеп килә иде. Кызганычка каршы, мин Әгерҗегә киткәч күбесе бу шөгыльләрен ташладылар. Шулай да шахматка тугры калганнары бар әле. Ял көннәрендә алар белән шөгыльләнү җаен табам. Аларның уңышлары да бар. Мәсәлән, Эльза-Элина Хәкимовлар - инде районда иң көчле шахматчы кызлар. Ильяс-Илнур Хәкимовлар та сынатмый", - ди ул, шәкертләре өчен сөенеп.
Әле күптән түгел Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән шахмат уйнарга өйрәтүче китаплар алып кайтып та балаларга өләшкән тренер. Түгәрәктә генә түгел, өйдә дә рәхәтләнеп шөгыльләнә алалар хәзер балалар. Киләчәктә шахмат китапханәсе булдыру теләге белән дә яна тренер.
Шахмат яратучылар үзләренең осталыкларын сынап карарга да өлгергәннәр инде. Балаларга белем бирү-савыктыру үзәге беренчелегенә һәм атаклы Татарстан шахматчысы Рәшид Нәҗметдиновның 100 еллыгына багышлап шахмат турниры уздырганнар. Анда Артур Бакасов, Резидә Закирова, Рәшид Шурманов, Эльза Хәкимова, Илья Костылев, Булат Насыйбуллин, Илнур Хәкимов, Элина Хәкимова, Әлфинә Ягудина үз яшь категорияләрендә беренчелекне яулаганнар. Ә абсолют җиңүче булып Элина Хәкимова калган. Аның сеңлесе Эльза, Кече Пургада узган "Алангасар" бәйгесендә катнашып, I урын яулаган. "Хәзер Татарстан беренчелегенә узучы шахмат ярышларында катнашу теләге белән яна балалар. Киләчәктә ул ярышта да үзебезне күрсәтербез дип өметләнәм", - ди Әюп Шәрипович. Район башлыгы Кубогына да бәйге оештыру теләге бар аның. "Ярыш - осталыгыңны күрсәтү өчен менә дигән чара бит ул. Ә мин шәкертләремнең үземнән дә остарак итеп шахмат уйнарга өйрәнүләрен телим", -дип өсти ул.
Әле авырлыклар да юк түгел. Ата-аналар Мәдәният сараенда шөгыльләнә торган бүлмәнең кечкенә, тәрәзәсез һәм кышын салкын булуыннан зарлансалар, тренер эш барышын тагын да яхшырту өчен компьютер һәм экран кирәклеген әйтә. Бу мәсьәләләр район җитәкчелеге ярдәмендә хәл ителер дип өметләнә ул. Иң мөһиме, шәкертләремнең сөенеп-шатланып түгәрәккә йөрүләре, бер-берсен уздырырга тырышып шахмат серләренә өйрәнүләре", - ди Әюп Хәкимов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев