Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Яшь хоккейчыларга – яңа автобус

Универсиада алдыннан Әгерҗенең "Спутник" командасы яшь хоккейчылары яңа автобуслы булды. "КамАЗ Bravis" автобусының ачкычын Казанда Россия көнендә спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдиновка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. "Мондый автобус алты районга гына бирелде. Шулар арасында безнең балалар-яшүсмерләр клубы булу аеруча зур сөенеч. Хоккейчыларыбыз бу бүләкне ТР беренчелегенә узган...

Универсиада алдыннан Әгерҗенең "Спутник" командасы яшь хоккейчылары яңа автобуслы булды. "КамАЗ Bravis" автобусының ачкычын Казанда Россия көнендә спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдиновка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
"Мондый автобус алты районга гына бирелде. Шулар арасында безнең балалар-яшүсмерләр клубы булу аеруча зур сөенеч. Хоккейчыларыбыз бу бүләкне ТР беренчелегенә узган ярышларда көмеш призер булулары белән яулап алдылар", - дип шатлыгын уртаклашты Илшат Гайнетдинов.
Әле быел гына җитештерелә башлаган бу автобусның шассисын КамАЗда, кузовын Нефтекамскида җыйганнар. 20 урынлы автобусның озынлыгы 8 метр. "Автобуста багаж өлеше булу аеруча уңайлы. Спортчыларыбызга моңа кадәр нәкъ менә шунысы җитми иде. Хәзер ярышларга яңа автобуста гына җилдерәчәкбез. Бу олы бүләк яшь хоккейчыларыбызны тагын да дәртләндереп җибәрде. Без аларга ярышларда тагын да зуррак өметләр баглыйбыз", - ди баш спортчыбыз.
"КамАЗ Bravis"та хәерле исән-имин юллар сезгә, хоккейчылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев